Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Батырлык орденын 2022 елның сентябрендә һәлак булган Александр Наумовның әнисенә, хатынына һәм улына тапшырды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Һәр чын ир-атның бурычы — үз Ватанын саклау. Без барыбыз да тыныч күк йөзе өчен бабаларыбызның батырлыгын хәтерлибез. Сезнең улыгыз, ирегез, әтиегез Александр Владимирович гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби һәм гражданлык бурычын үтәде. Герой өчен рәхмәт. Мәңгелек хәтер», –  дигән Линар Закиров.

 


Фикер өстәү