«Татар радиосы» 22 яшьлек туган көнен ачык һавада зур концерт белән уздырды

Җәйне «Татар радиосы» концертыннан башка күз алдына да китереп булмыйдыр, мөгаен. Менә быел да, тыңлаучыларын сөендереп, «Казан» гаилә үзәге каршында 22 яшьлек туган көнен ачык һавада зур тамаша белән гөрләтте алар. Дүрт сәгать дәвам иткән концертны карарга дип быел да егерме меңнән артык тамашачы җыелган иде. Араларында без дә булдык.     

Бушлай тамаша, популяр хитлар һәм дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмаган, күрәсең. Концертка килгән тамашачы артканнан-арта барды. Халык рәхәтләнеп биеде, җырчыларга кушылып җырлады, күңел ачты.

Радионы туган көне белән котларга татар эстрадасының 30га якын артисты килгән иде. Алар арасында Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Чәчкә, Зәринә Асылкаева, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлназ Асаева һәм башкалар бар иде. Гадәттә, мондый «солянка» булган концертларда җырчыларның иң-иңнәре генә җыела, диләр бит инде. Андыйлары да булды, билгеле. Тик тамашачының Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов кебек җырчыларны да күрәсе килгәндер, бәлки.

Бәйрәм концертын, традиция буенча, «Татар радиосы» диджейлары алып барды.

– Быел безгә 22 яшь! Ачык һавада концертны һәр ел саен оештырабыз. Һәр елны нәрсә дә булса үзгәреп тора. Хедлайнерлар, җырчылар, тамашачы.  Әйтик, быел яңа алып баручылар, үзебезнең диджейлар – Лилия Кадыйрова кире кайтты, Зилә Сабитова өстәлде, –  дип сөйләде радионың иң яшь диджее Илүзә Касыймова. – Узган елга караганда, быелгы тамаша, бәлки, тагын да зуррак, масштаблырак булыр. Чөнки тагын да күбрәк тырышлык куйдык. Концерт башында халык җыелмый әле, иң тәмлесенә, ахырга таба килә башлый. Ачык һавада концертларны яраталар, чөнки монда ашау да, аралашу да, ял итү мөмкинлеге дә бар.

Җырчыларның һәрберсенә аерым-аерым тукталып торуны кирәк дип тапмыйбыз. Музыкаль кичәнең нәрсәләр белән истә калганын гына әйтеп узабыз. Әйтик, күпләр яратып өлгергән Шәрәпҗанны халык аеруча бик якын итеп каршы алды. Моны үзе дә сизә бугай ул.

– Юморист буларак та, азмы-күпме җырлаучы буларак та халыкка танылдым, Аллага шөкер. Тик җырчы түгел, җырлаучы буларак. Кемдер Рамил Шәрәповны ошата, кемдер Шәрәпҗанны ярата. Мин күбрәк кайсы икән, кайбер вакытта үзем дә аңлый алмыйм. Иң мөһиме – халык мәхәббәте. Халыкны канатландырып, әле тагын озак еллар иҗат итәргә насыйп булсын иде, – дип сөйләде танылган алып баручы һәм юмор остасы. – Ә Халык артистлары кешелеклек сыйфатларын югалтмасыннар иде. Гади булып калсыннар. Мин үзем исемнәргә аның кадәр тартылмадым да. Кемдә бар, кемдә юк инде ул. Яшьлегемнән алып картлыгыма кадәр тамашачы мәхәббәте булса, ул миңа бик зур бәя булачак. Танылган, атказанган артист булып та, яратмаска мөмкиннәр. Шуңа күрә үз вакытында булыр әле. Миңа кирәкми дип әйтмим. Эшемә бәя бирәләр икән, шат булыр идем.

Шулай ук, соңгы вакытларда зур сәхнәдән югалып торган Ришат Фазлыйәхмәтовны да күреп булды бу кичәдә. Билгеле, аны күбрәк яшь кызлар көткән. Шәхси тормышындагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә бигрәк тә. Яраткан җырчысын җанатар кызлары «Мин тоже тәти» дигән плакат белән каршы алды хәтта. Гөлшат һәм Ильвина исемле кызлар, Ришатны мәрхәмәтле һәм ачык күңелле кеше булганы өчен яратабыз, ди.

«Татар радиосы»ның туган көненә җыелган тамашачы, бушлай концерт кына карап калмады, лотереяда катнашып, истәлекле бүләкләр белән дә кайтып китте. Алар өчен махсус уен-ярышлар да әзерләгәннәр иде.

Кичәнең иң кызу ноктасына да җиттек. Заманча итеп хедлайнер дигәч, гадәттә, күз алдына Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Салават кебек җырчылар килә бит инде. Алар булмады бу юлы. Махсус кунак итеп Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевны чакырганнар иде. Әйтергә кирәк, тамашачы бик җылы кабул итте аны, мәйдан тулы халыкны биетте дә, җырлатты да.

Халык өчен дә, артистлар өчен дә бер сулышта узды бу кичә. «Татар радиосы» булсын да, яхшы кәеф булмасын, ди. Татарча концертлар алга таба да дәвам итеп, тамашачыны сөендереп торсын иде дигән теләктә генә каласы килә.

                                                                                              Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү