Ерак араны якын итеп. «Күңел» радиосы 25 еллыгын билгеләп үтте

«Күңел» радиосы Казанда туксанынчы елларның яшьлек җырларын яңгыратты. «Безнең яшьлек еллары» дип аталган концертта татар эстрадасының популяр җырчылары «алтын» хитлары белән тамашачының күңелен күрде.

Җырлы бәйрәм радионың 25 еллыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән концерт Казан тамашачысы өчен чын мәгънәсендә зур музыкаль бәйрәм булды. 80–90 елларда популяр булган җырларны тыңларга меңләгән кеше җыелган иде.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев сәламләде:

– «Күңел» радиосына – 25 ел! Чирек гасыр узган. Бүген монда безнең яшьтәшләр, безнең чор кешеләре җыелган. Чаллы һәрвакыт яшьләр шәһәре булды, гөрләп торды. 1997 елда оешкан «Күңел» радиосы да татарның иң гөрләгән чагында барлыкка килде. Ул вакытта  Чаллы һәм якын-тирә районнар тыңласа, бүген аны республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә тыңлыйлар.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова әйтүенчә, 25 еллык тарихы булган радио, ниһаять, беренче тапкыр башкалада имтихан тотты.

– Әгәр безнең миллионлаган тыңлаучыбыз, сезнең кебек кадерле тамашачыларыбыз булмаса, без бүген бу сәхнәдә басып тора алмас идек. Барыгызга да чиксез рәхмәтемне белдерәм. Ике арадагы күпер җимерелмәсен. Киләчәктә дә бер дулкында калыйк, – диде ул.

Дүрт сәгатьтән артык барса да, концерт бер сулышта узды. Тамашачылар яраткан артистларына кушылып җырлады һәм күңел ачты. Бәйрәм

концертында татар эстрадасының легендалары һәм популяр җырчылары – Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, «Мунча ташы» эстрада театры артистлары, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, Виталий Агапов, Руслан Кираметдинов, «Айфара» төркеме, Әлфинә Әзһәмова катнашты.

Концертта шулай ук 18 елдан соң беренче мәртәбә сәхнәгә чыгучы «Заман» төркеме егетләренең берсе Айрат Гомәровны, әтисе Дәниф Шәрәфетдинов урынына җырлаган Динар Шәрәфетдиновны, «Керәшен бароны», Татарстанның халык артисты Виталий Агаповны да ишетергә мөмкин иде. Әйтергә кирәк, әтисенең «Зур юлларга чыкты атым» һәм «Сагыну хисе» хитларын башкарган Динар Шәрәфетдиновны тамашачы яратып кабул итте, булачак «йолдыз»ны көчле алкышларга күмде.

«Айфара» төркеме дә тамашачыларга үзенең ретро хит җырларын бүләк итте. «Брежнев заманыннан бирле җырлыйбыз. Брежнев юк, без бар әле», – диде елмаеп, «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин. Алар башкаруындагы «Ак каен» җыры беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Сүз уңаеннан, концерттан кергән акчаның бер өлеше хәрби бурычларын үтәргә киткән ир-егетләргә кирәк-ярак, җылы киемнәр алуга тотылачак. Кичәдә дә мобилизация темасы күтәрелде. Әйтик, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев хәрбиләргә багышлап «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкарды. Тамашачының гына түгел, җырчының да күңеле тулды шул мизгелдә. Хәер, ул моны яшермәде дә.

Ләйсән Сафина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү