Мобилизациягә эләгеп, кире өенә кайткан 3 бала әтисе: “Гаиләгә, дусларга карашым бөтенләй икенче хәзер”

Теләчедә яшәүче Шәйдуллиннарның бүген шатлыклары эченә сыймый. Бер төн эчендә тормышлары 180 градуска үзгәргән аларның. Мобилизациягә эләккән өч бала атасы Илсурны өенә кайтарганнар. Узган ялда Татарстан Чакырылыш комиссиясе нигезендә мобилизациядән азат ителгән күп балалы әтиләрнең берсе ул. Илсур да, аның гаиләсе дә әле дә шок хәлендә. Төпчек кызы әтисен аеруча сагынып көткән. Әтисе өйгә кайтып керешкә, аның алдыннан да төшмәгән. Илсурның телефонының да тынып торганы юк. Аны белгән, хәтта белмәгән кешеләр дә котлый, сөенечен уртаклаша икән.

– Соңгы минутка кадәр бернәрсә белмәдек. Әмма ахыргы көннәрдә бераз сизенә башлаган идем инде. Ник дигәндә, беренче батальон киткәндә күп балалы әтиләрне автобустан төшереп калдырганнар дигән хәбәр ишетелгән иде. Аннары 22 октябрьдә “Казан Экспо”дагы күпбалалы әтиләрне җыеп, гариза яздырдылар. Анда балаларның туу турында таныклыкларындагы мәгълүматны да күрсәттек. Әмма өздереп берни дә әйтүче булмады. Китәр көн җитте, хәбәр юк. Өметне өзгән идек инде, – дип сөйләде Илсур “ВТ” хәбәрчесенә.

“Казан Экспо”дан китәргә тиешле көнне Илсурны озатырга дип Теләчедән хатыны, балалары, якыннары килә. Алар белән бик озак кына кына сөйләшеп утырганна соң Илсурның телефоны зарядкада калганлыгы исенә төшә. Шуны алырга дип кергән җирдән хәрби комиссариат кешесе: “Шәйдуллин син бит инде? Кайчаннан бирле сине эзлибез, үзең генә калдың”, – дип кычкырып җибәргән. Аңа әйберләрен җыярга кушалар. Хәрби билетын кулына алып, башка күп балалы әтиләр белән автобуска төялешәләр дә, танк училищесына барып әйберләрен тапшырып, өйләренә кайтырга чыга алар. Теләчедән – 2 , Сабадан 5 күп балалы әтине кире өйләренә кайтаралар ул көнне.

Илсур повестканы 23 сентябрьдә алган. Өч көннән җыенып китәргә дә туры килгән аңа. “Казан Экспо”да яшәгән бер ай эчендә биредәге егетләр белән дуслашып, бер гаиләгә әверелгән алар. Социаль челтәрләр аша Илсур безнең дә туганыбыз кебек якын кешебезгә әверелде. Язылучылар каршына һәрчак көләч йөзле, оптимист булып чыга иде ул. Шунда ук матур итеп җырлап та җибәрә. Мобилизация белән бәйле сорауларга җавап бирергә дә өлгерә:

– Анда борчылып тик утырсаң, үз-үзеңне ашап кына бетерәсең. Җырлапмы, сөйләпме – ничек булса да кәефеңне күтәрергә кирәк. Социаль челтәрләр аша мобилизация турында файдалы мәгълүмат та биреп барырга тырыштым. Юкса, без киткәндә бернинди мәгълүмат юк иде. Төймәле телефонны гына алган идем. Анда заманчасы яраган икән. Шуңа күрә менә шундый нечкәлекләргә кадәр аңлатырга, җиткерергә тырыштым егетләргә. Әле бүген дә рәхмәт сүзләре килә, – ди Илсур.

Бер ай эчендә тормышка карашы да тамырдан үзгәргән аның.

– Аллаһы Тәгалә миңа бу сынауны мин яшәү, тормыш кадерен аңласын өчен җибәргән. Гаиләгә, дусларга карашым бөтенләй икенче хәзер. Бер-береңә авыр сүзләр әйтмичә, бер-береңнең кадерен белеп, булган тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк икән. Гади тормышның тәмен, рәхәтлеген тоям. Повестка алган кешеләргә, аларның якыннарына түземлек, сабырлык телим. Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Ничек кенә булса да өметне өзмәскә, мобилизациягә эләккән егетләргә җылы сүзләрне кызганмаска кирәк, – ди Илсур Шәйдуллин.

 

Динә Гыйләҗиева


Фикер өстәү