Татарстанда ике районда, кабан дуңгызларында Африка дуңгыз чумасы табылу сәбәпле, карантин кертелгән

Татарстанда ике районда, кабан дуңгызларында Африка дуңгыз чумасы табылу сәбәпле, карантин кертелгән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле Указны имзалаган. Чир чыганагы Әлки районының ау биләмәләрендә һәм Питрәч районындагы “Радуга” ау хуҗалыгы территориясендә табылган.

Указ нигезендә Әлки районындагы – 38, аның күрешесендә урнашкан Спастагы – 14, Питрәчтәге – 44, аның күрешесендә урнашкан Лаештагы – 17 һәм Балык Бистәсендәге 8 җирлек куркыныч янаган урыннар булып исәпләнә. Гомумән алганда, республикадагы 24 районда иминлек чаралары күреләчәк. Алар күзәтү зонасына эләккән.


Фикер өстәү