Татарстанда Африка дуңгыз чумасы ачыкланган 786 кг ит продукциясе юкка чыгарылган 

Татарстанда Чувашстан һәм Мордовиядән кертелгән 786 кг ит продукциясе яндырып юкка чыгарылган. Бу иттә Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

Республика ветеринария лабораториясендә ит үрнәкләрен тикшереп, Чувашстанның «Приволжские колбасы» ит эшкәртү предприятиесе һәм Мордовиянең «Атяшевский» ит комбинаты колбасаларында Африка чумасы вирусы табылган.

Республикага шикле продукция кертелүен расларга «Меркурий» системасы ярдәм иткән, һәм әлеге ит партияләре юкка чыгарылган. Колбасалар Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Аксубай, Кукмара, Саба, Түбән Кама, Минзәлә районнары кибетләреннән сатудан алынган.

Африка чумасын вакытында ачыклау һәм вирус кертмәү максатында, Татарстанның ветеринария хезмәте республикага кертелә торган дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясенең сыйфаты буенча даими мониторинг үткәрә, дип искәртә ведомство.

 


Фикер өстәү