Татарстан урманнарында 7 меңгә якын кабан дуңгызын юкка чыгарганнар

Африка дуңгыз чумасы – Татарстан өчен көн кадагыннан төшмәгән мәсьәләләрнең берсе. Республикада бу вирусның 6 чыганагы ачыкланган. Вирусның берәр очрагы – Алабуга һәм Әлмәттә, дүртесе  Зәйдә теркәлгән. Алабугада чир ачыкланган чордан башлап 47 кабан дуңгызы үлгән. 28 гыйнварда гына да 6  үле хайван табылган.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, Африка дуңгыз чумасы кыргый кабан дуңгызлары, су, туфрак, азык-төлек продуктлары, гомумән, бар тирәлек аша да таралырга мөмкин. Бу чир бигрәк тә йорт дуңгызлары өчен куркыныч. Белгеч әйтүенчә, алар вирус йоктырганнан соң 5–10 көн үтүгә үләләр.
Африка дуңгыз чумасын йоктыру очраклары ачыкланганнан соң, Татарстанда барлыгы 3600 баш кабан дуңгызын атып үтергәннәр. Әлегә хайваннарны бу чирдән дәвалый алырдай вакцина да, дару да юк. Шуңа күрә ата дуңгызларны ату – чир таралуына киртә булып торган бердәнбер чара. Узган ел Татарстан урманнарында 7 меңгә якын кабанны атканнар.

Белгечләр искәрткәнчә, быел чума республикага Самара өлкәсе ягыннан килер дип көтелгән булган. Анда вирус аеруча киң таралган булган, куркынычсызлык чараларын да чиктәш районнарда алып барганнар. Тик инфекция Оренбург өлкәсеннән килгән.

Исегездә булса, Алабуга районында 2020 елның декабрендә Африка дуңгыз чумасы таралуы турында хәбәр булган иде. Бу вакытта ветеринария идарәсенә Татарстан Президентыннан да шелтә эләкте, ул белгечләрне чир турында вакытында кисәтмәве һәм тиешле чаралар күрелмәве өчен тәнкыйтьләде.
– Вирусның ни рәвешле Алабугага килеп керүен әле дә ачыклап бетерә алмыйбыз. Азык аша эләккән дигән фараз да бар. Шул ук вакытта кыргый кабаннар да хәрәкәтләнми тормый. Алар тәүлегенә 80 чакрымга кадәр юл үтәргә мөмкин, – дип аңлатма бирде Габделхак Мотыйгуллин шул уңайдан.
Аның каравы республикада югары патогенлы кош гриппы очраклары юк. Татарстанның өч районы, гомумән, кош гриппына бәйле имин булмаган районнар исемлегеннән чыккан. Бу – Чүпрәле, Мөслим һәм Буа районнары.

–  Кош гриппына бәйле вазгыять аларда начар иде. Эшмәкәрләрнең кош-кортны сату белән бәйле проблемалары чыгып торды. Мөслим – кошчылык районы, аларның да продукцияне сату белән мәшәкатьләре зур иде. Район Башкортстан белән чиктәш, анда да сатуны оештыра алмадылар. Менә, ниһаять, хәлләре яхшыра башлады, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Татарстанда кош гриппы буенча кискен вазгыятьле бер генә район кала бирә. 25 марттан аның да статусы үзгәрәчәк дип ышандыралар.


Фикер өстәү