Авитаминоздан саклаучы бик тәмле салат ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: уртача зурлыктагы 3 чөгендер, 400 грамм пешкән тавык ите, 3 сарымсак теше, 50–80 грамм әстерхан чикләвеге. Тәменчә тоз, берничә аш кашыгы майонез яки каймак.

Юылган чөгендерне фольгага төреп, 200 градуска җылытылган газ мичендә 45–50 минут пешерәбез. Яшелчә суынгач, кабыгын чистартып, вак кына шакмакларга турыйбыз. Тавык итен дә шулай ук шакмаклап турыйбыз. Сарымсакны изәбез.

Чикләвекне ваклап, майсыз табада җиңелчә генә кыздырып алабыз. Шуннан ингредиентларның барысын бергә тирән эчле савытка салабыз. Тоз һәм майонез өстәп, яхшылап болгатабыз. Искиткеч тәмле һәм файдалы салат!

Фото: iamcook.ru


Фикер өстәү