Узган ел республикага 54 меңнән артык хайван кайтарылган

Узган ел Татарстанга рәсми рәвештә 54 меңнән артык мөгезле эре хайван кайтарылган. Шуның 5 меңнән артыгы чит илдән кертелгән. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

– Кызганыч, күп кенә хайван һәм кош-корт республикага яшерен юллар белән кертелә. Күпчелек алыпсатарларның эшләре законнан тыш алып барыла, ә күрше-тирә төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча вазгыять катлаулы. Шуңа күрә документлары булмаган алыпсатарлардан кош-корт та, хайван да алырга ярамый, – диде ул.
Аның каравы узган һәм агымдагы елда котыру авыруының бер генә очрагы да теркәлмәгән.
– Моның сәбәбе гади – төлкеләрне максатчан юк итү. Котыру авыруы булмасын өчен Татарстанда яңалык керттек: бер баш җәнлекне аулаган өчен 500 сум акча бирәбез. Аның нормасы – 10 мең баш. Бу яңалык башка төбәкләргә дә ошады, чөнки ул чыннан нәтиҗәле. Башкача бу проблеманы хәл итеп булмый, – диде Габделхак Мотыйгуллин.


Фикер өстәү