Рөстәм Миңнеханов Казанда җитештерелгән вертолетларны авиакомпанияләргә тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводында җитештерелгән биш яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын авиакомпанияләргә тапшыру тантанасында катнашты.

– Бүген бездә бик мөһим вакыйга. Биш Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырабыз. Бу авиация тарихындагы иң универсаль машиналарның берсе, ул үзен күп төрле бурычлар үтәүдә ышанычлы булуын күрсәтте, – диде Рәис тантанада. – Без ил җитәкчелегенә ярдәм итү программалары өчен рәхмәтле. 2026 елга кадәр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе һәм Казан вертолет заводы илнең төрле төбәкләренә 70 яңа вертолет тапшырачак. Бу – зур сан.

Бу күп максатлы вертолет теләсә нинди климат шартларында кулланыла ала. Анда яктылык-техник җиһазландыру яңартылган. Һава машиналарында пассажирлар өчен 23 урын каралган. Медицина модульләрен урнаштыру өчен дә урын җитәрлек. Зур (4 тоннага кадәр) йөкләр ташу да мөмкин.

Шулай итеп Ми-8МТВ-1 очкычын «Комиавитранс», «Лидер», «Витязь-аэро», «Дальнереченск Авиа» компанияләре алды.

 

 


Фикер өстәү