Бүген, 11 мартта, Әлмәт районының Рус Акташы авылы янында көчле юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Тойота » зур тизлектә юл читендә торган йөк машинасының прицебына килеп керә.
Зыян күрүчеләр һәм корбаннар турында әлегә хәбәр юк, әмма авария урынына өч ашыгыч ярдәм машинасы килгән.