Гаилә бәйрәме. Сайлау көннәрендә Татарстанда нинди чаралар көтелә?

«Шимбә эшләнәсе эшләр исемлегендә сайлауга бару беренче урында тора». Сөмбел белән Самат Зыятдиновлар Россия Президентын сайлауга быел тәүге тапкыр гаилә буларак бара. Гаиләләр арасында өч машина уйнатылачагын ишеткәч, «Сайлауда катнашып, машина отсаң, әйбәт булыр иде әле!» – диеште алар.

Тавыш өчен – машина

Тумышлары белән Балтач районының Карадуган авылыннан булган Сөмбел белән Самат бу юлы Казанда тавыш бирергә җыена.

– Эш урыныбыз Казанда булгач, монда катнашырга уйладык. Яшәү урыны буенча сайлау мөмкинлеге булуын белгәч, Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәргән идек. Шимбә эшләнәсе эшләр исемлегендә сайлауга бару беренче урында тора, – ди Сөмбел Зыятдинова.

Яшь гаилә Россия Президенты өчен тавыш бирүдә бергә катнашырга җыена. Әлеге мөһим сәяси вакыйга үзе дә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елы рухында узачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Гаилә елы уңаеннан уздырыла торган зур чараларның берсе – «Бөтен гаилә белән сайлауга» акциясе.

– Сайлау көннәрендә Татарстанда әлеге акция кысасында күпсанлы чаралар узачак. Әйтик, Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында өч Lada Vesta машинасы уйнатылачак. Моның өчен фотоконкурста катнашырга гына кирәк, – дип сөйләде ул сайлау көннәрендә узачак мәдәни-күңел ачу чараларына багышланган матбугат очрашуында.

 

Фотоконкурста катнашу шартлары:

  1. 15–17 март көннәрендә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (аны тавыш биргәннән соң тапшыралар) күренергә тиеш.
  2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки «Instagram»* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
  3. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.
  4. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

Машиналар берәм-берәм уйнатылачак. Әйтик, 15 мартта шул көнне фото урнаштырган бер машина иясе ачыкланачак. 15 һәм 16 мартта җиңүче исеме «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә 21.00 сәгатьтә «туры эфир» вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20.10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалындагы «туры эфир»да уйнатачаклар. Тулырак мәгълүмат –  family-tatarstan.ru сайтында.

*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма.

Концерт та, ЭКГ да

Казан сайлауга тулысынча әзер. Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев шулай дип белдерде. Башкала халкын һәм кунакларны 15–17 март көннәрендә шактый гына чаралар көтә. Әйтик, Россия Президентын сайлауда катнашучылар өч көн буе җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.

– Тавыш бирүчеләргә «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек биреләчәк. Шул беләзек белән 15–17 мартта җәмәгать транспортында бушлай йөрергә һәм сайлауның соңгы көнендә «Ак барс Арена»да узачак бәйрәм фестиваленә бушлай керергә мөмкин булачак, – диде ул.

Гаилә фестивале исә 17 мартта 12.00 сәгатьтә башланып 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмгә башкалада гына түгел, башка шәһәр яки авылда тавыш бирүчеләр дә керә алачак. Чарада рус эстрадасы артистларыннан «Хор Турецкого», «Кар-Мэн», Ваня Дмитриенко, Хабиб, «Иванушки International» килүе көтелә. Үзебезнекеләрдән Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һәм башка танылган җырчылар катнашачак. Сүз уңаеннан, әлеге концертны «ТНВ»дан һәм телеканалның рәсми сайтыннан да карап булачак.

Концерттан тыш, сайлау көннәрендә башкалада 20 урында балалар өчен махсус чаралар, 170 мәйданчыкта ярминкәләр оештырылачак. «Аларда продукцияне 20–25 процентлы ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, 40 сайлау участогында ЭКГ узу һәм кан басымын тикшерү мөмкинлеге каралган «Сәламәтлек ноктасы» эшләячәк», – дип сөйләде Булат Алиев.

Бу көннәрдә телевизор, аерым алганда, «ТНВ» карарга җыенучыларны да махсус программа көтә. Бу хакта «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадыйрова сөйләде.

– Өч көн дәвамында иртәнге 8дән алып кичке 8гә кадәр «Гаилә телемарафоны» уздырырга ниятлибез. Без җәмгысы 120ләп кунак – танылган, күркәм гаиләләрне чакырдык. Моннан тыш, тәүге тапкыр «туры эфир» вакытында уен бүлмәсе эшләячәк. Әти-әниләр белән

гаилә кыйммәтләре турында сөйләшкән арада, аларның сабыйлары безнең «Шаян ТВ» балалары белән булачак, – диде ул матбугат очрашуында.

 

Сайлау – 2024

Сайлау көннәре: 15, 16, 17 март

Кандидатлар: Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче), Владислав Даванков («Новые люди»), Николай Харитонов (КПРФ), Леонид Слуцкий (ЛДПР).

 


Фикер өстәү