Кулга-кул тотынышып. Казанда яшь гаиләләр форумы узды  

Өмет һәм ярдәм. Казанда узган «Республика гаилә диалогы» яшь гаиләләр форумында шул хакта сөйләштеләр. Стратегик сессиядә 25 районнан 80гә якын яшь гаилә катнашты. Форумда яңгыраган төп фикерләр – безнең язмада.    

Татарстан – үрнәк!

Катнашучыларны Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сәламләде:

– Бүген монда Татарстанның яшь, иҗади, креатив һәм матур гаиләләре җыелган. Быел – яшь гаиләләр, тормыш стажы зур булган тәҗрибәле гаиләләр һәм ныклы терәк – өлкән яшьтәге гаиләләр елы. Ул безнең бөтен халыкка кагыла, – диде Татьяна Ларионова. – Әлбәттә, гаилә яшьләрдән башлана. Бүген монда ныклы һәм, күзләрегездән күрәм, бәхетле гаиләләр булуына бик шатмын. Шундый булганыгыз өчен рәхмәт! Без һәр елны Гаилә елы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Ләкин бу бик катлаулы. Ничек кенә булмасын, Татарстан – ныклы гаиләләр төбәге.

Гражданлык никахы – гаиләме?

Мөһер кирәкме? Татьяна Ларионова никахсыз гаиләләр проблемасына аерым тукталды.

– Телибезме, теләмибезме, бүген бик күп яшьләр никахсыз яши. Бәлки, алар үз тормыш рәвешләрен гаилә дип саныйлардыр. Ләкин, кызганыч, бу вакытлыча гына. Еш кына андыйлар, шул исәптән яшь әти-әниләр, балалары турында уйламыйча, кайсы кая таралыша, – дип сөйләде депутат. – Гаилә елында без күп сорауларга җавап табарга тиеш. Ни өчен никахсыз яшәү нормага әверелде? Ни өчен аерылышулар күбәя? Статистика буенча, Россиядә 10 никахның 7се таркала. Бүген әтисе яки әнисе белән генә яшәүче балалар, үз сабыйларын ташлап кына калмый, алиментны вакытында түләмәгән әтиләр күп. Бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итәргә кирәк.

Ярдәм

Һәрбер гаилә өмет белән яшәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Аңлашыла ки, һәр яшь гаилә үз йорты, фатиры турында хыяллана. Программа эшли, ләкин, кызганыч, ул җитәрлек түгел. Бүген бу хакта министр белән дә сөйләштек, – ди Татьяна Ларионова. – Дәүләт матди ярдәм күрсәтә, бүген моңарчы күрелмәгән социаль ярдәм чаралары бихисап. Өч ел элек алардан 960 мең гаилә файдаланган. Бүген, икенче ел бирелә торган бердәм пособиене исәпкә алып, 11 миллионга якын гаилә социаль ярдәм чаралары ала. Әлбәттә, гаиләле яшьләргә эш кирәк. Чыннан да, кызыклы эш һәм лаеклы хезмәт хакы булса, аларга дәүләт пособиеләренең кирәге дә булмый. Югары белем алган яшьләрне һөнәр буенча ничек эшләтергә һәм ул һөнәрне ничек кызыклы, абруйлы һәм керемле итәргә? Барлык бу сорауларга җавап табар өчен бөтен Россиядән яшь гаиләләрне җыеп, шундый ук стратегик сессия үткәрергә телибез. Бүген сезнең өстә җаваплылык бик зур. Сез үзегезнең генә түгел, бөтен Татарстан гаиләләре турында уйларга тиеш. Мин сезгә өметләнәм.

Дөрес юнәлештә барабызмы?

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков яшь гаиләләрдән әнә шулай дип кызыксынды.

– Форумда 25 районнан 80гә якын яшь гаилә катнаша. Бу – укытучылар, эшмәкәрләр гаиләләре, күпбалалы гаиләләр, хезмәт династияләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре. Соңгы 10 ел белән чагыштырсак, дәүләт тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм итүдә зур үзгәрешләр булды. Бүген безгә ныклы гаиләләр төбәге статусын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау мөһим, 2, 5, 10 елдан соң да республиканың 4 миллионнан артык халкы булуы һәм социаль-икътисадый күрсәткечләрне арттыру кирәк, – диде министр. – Без сезнең белән сөйләшергә әзер. Хакимият халыкны тыңламый, диләр. Республикада мондый хәл беркайчан да булмады һәм булмаячак та. «Республика гаилә диалогы» – яшь гаиләләр белән әңгәмә өчен зур һәм әһәмиятле мәйданчык. Сезне актив булырга чакырам.

 


Фикер өстәү