Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков Казан вертолет заводында һәм Казан авиация заводында булдылар.
Казан вертолет заводында Россия гадәттән тыш хәлләр министрына яңартылган Ми-8МТВ-1 вертолетын күрсәттеләр. Беренче 5 очкычны нәкъ менә әлеге министрлыкка тапшырачаклар. Ми-8МТВ-1 МЧСның махсус заказы буенча заманча таләпләрне исәпкә алып эшләнгән. Гомумән алганда, Казан вертолет заводы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Ми-8 төрендәге 40тан артык очкыч тапшырган.
Горбунов исемендәге Казан авиация зводында Рөстәм Миңнеханов белән Александр Куренков очыш-сынау станциясендә булды, Ту-214 очкычын җитештерү эшләре белән танышты, алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.