Яшь эшмәкәрләргә грантлар бирү тәртибенә үзгәреш кертелгән

Татарстанда эшмәкәрләргә грантлар бирү тәртибенә үзгәреш кертелгән. Хәзер аларга социаль эшмәкәрләр генә түгел, бәлки 25 яшькә кадәрге бизнесменнар да дәгъва кыла алачак.

Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелгәнчә, акча шул исәптән бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнар өчен бүлеп бирелә. Грант алуга заявка тапшырганда, эшмәкәр предприятиенең устав капиталының кимендә 50 процентына ия булырга тиеш.

Ярдәм күләме проект бәясенең 25–50 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, карарда билгеләп үтелгәнчә, эшмәкәр проектка үз акчасының кимендә 25 процентын җәлеп иткән очракта гына субсидия алырга мөмкин.


Фикер өстәү