Роспотребнадзор балалар ялы буенча коронавируска бәйле чикләүләрне йомшартырга тәкъдим итә

Роспотребнадзор 2020 елда пандемия аркасында балалар ялын оештыруга карата кертелгән таләпләрне йомшартырга җыена. Хокукый актлар порталында бу җәһәттән тиешле карар пәйда булган.

Документтан күренгәнчә, быел балаларның үзләре яши торган төбәктән читтә ял итүен тыюны юкка чыгару тәкъдим ителә. Отрядлар һәм төркемнәрдә балалар саны тиешледән 75 процентка җиткерелергә мөмкин. Хәзер ул – 50 процент чикләрендә генә.

Карарда шулай ук төбәкләрнең палаткалы лагерьлар эше турында карарны мөстәкыйль кабул итә алулары билгеләп үтелгән. Әлегә аларның эшчәнлеге чикләнелгән.

Балалар ялы вакытында медицина ярдәме күрсәтүнең, шулай ук һәр атна саен персоналны коронавируска тикшерүнең эзлеклелеге билгеләнергә тиеш. Моның өчен Россиядә теркәлгән диагностик препаратлар һәм тестлар кулланылачак.


Фикер өстәү