Яңа елдан яңа тариф

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елда халыкка хезмәт күрсәтә торган операторлар, оешмалар өчен тарифларны билгеләде.

Көнкүреш калдыкларын күмү буенча тарифлар Апас, Арча, Буа районнары һәм Түбән Каманың “Мехуборка”, “Полигон НК” оешмалары өчен бигеләнгән. Тарифлар шулай ук су белән тәэмин итү һәм су чыгару хезмәте күрсәтүчеләр өчен дә яңартылган. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар өчен дә киләсе ел өчен тариф билгеләгәннәр. Әлеге өлкәләрдә хезмәт күрсәтүче оешмалар киләчктә әлеге тарифлардан чыгып эш йөртәчәкләр.


Фикер өстәү