Татарстанда тарифлар «электронлашып» бетте

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү эшен тәмамлады.

Хәзер җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны, электр энергетикасында бәяләрне, электр энергиясен гарантияле төстә тәкъдим итүчеләргә өстәмәләр билгеләүне дәүләт хезмәтләре аша да башкарып булачак.

Шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифлар билгеләү дә электронлашты. Бу хакта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итә.

– Җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләү күләмен, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик тарифларын, газ куллана торган җиһазларны газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү дә хәзер интернет аша гына башкарыла, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез, тарифларны җайга салучы орган ел саен 800дән артык тариф карары кабул итә.


Фикер өстәү