Коммуналь хезмәтләргә бәя 2024 елның 1 июлендә генә артачак

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтүенчә, соңгы тапкыр утка-суга тарифлар узган елның 1 декабрендә күтәрелгән иде.

– Федераль канун таләпләре нигезендә Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты агымдагы елның 20 декаберенә кадәр киләсе елга тарифларны расларга тиеш, – дип сөйләде ул Хөкүмәт Йортында узган брифингта. – Тарифларны исәпләү социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләреннән чыгып башкарыла.

Билгеле булганча, тарифлар гадәттә елга бер тапкыр – җәй көне артса да, 2022 ел азагында, ил Хөкүмәте карары нигезендә, ут-су кабат кыйммәтләнде. Шул рәвешле, коммуналь хезмәтләргә бәяләр бер ел эчендә ике тапкыр артты. Аның каравы, 2023 елның җәендә тарифлар үзгәрешсез калды. Бер ел ярымлык “тынлык”тан соң, бәяләр кабат 2024 елның 1 июлендә кыйммәтләнәчәк. Күпмегә икәне дә билгеле.

– Татарстанның күпчелек районнарында коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр күп дигәндә – 10,8, ә республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә – 15,7 процентка артачак, – диде Александр Груничев.


Фикер өстәү