Алексей Фролов: Татарстанда яшәүчеләр газ килешүләрен 1 гыйнвардан соң да төзи ала

Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада яңа елга кадәр газ килешүләрен яңарту тирәсендә килеп чыккан шау-шуга ачыклык кертте.

Эш шунда ки, бу көннәрдә республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр арасында 2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә бәйле килешүне яңадан төзергә кирәклеге турында хәбәрләр таралды. Анысы да монысы, яңа елга яңа гариза белән кермәүчеләрне 40 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф белән куркытканнар. Шуңа күрә республиканың төрле районнарында газ оешмаларында озын-озак чиратлар хасил булган.

– 2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ килешүен төзергә өлгермәүчеләр “зәңгәр ягулык”сыз калмаячак, – дип тынычландырды министр урынбасары.

Ул мәсьәләгә ачыклык та кертте:

– Ил күләмендә йорттагы газ челтәрләреннән файдалануга бәйле килешүләрне бер оешмага тапшыру турында карар кабул ителде. Тагын бер кат искәртәм: бу – федераль дәрәҗәдәге эш. Татарстанда моның белән “Таттрансгаз” шөгыльләнәчәк. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр идарәче оешмалар килешүләрне яңартырга тиеш. Ни кызганыч, республиканың кайбер районнарында “Таттрансгаз” инде хәзердән үк милек хуҗалары белән дә яңа килешүләр төзи башлаган. Нәтиҗәдә, аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Физик затларга яңа елга кадәр яңа документ алу мәҗбүри түгел. Моны алга таба да эшләргә мөмкин. Моңа карап кына беркем дә газсыз калмаячак, – диде Алексей Фролов.

Министр урынбасары әлеге мәсьәлә тирәсендә туган шау-шуны урынсыз дип атады.

– Бернинди ыгы-зыгы булырга тиеш түгел. Мин физик затлар белән килешүләрне яңартуга бәйле бернинди кыенлык та күрмим. Аны ел дәвамында хәл итәчәкбез. Татрансгаз”ның кайбер бүлекчәләре берьюлы ике эшне башкармакчы булып, таякны артык бөгеп ташлаган, шул гына, – диде ул.


Фикер өстәү