Мәктәп котельнясында шартлау: 1 кеше һәлак булган

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 5 декабрь көнне иртәнге 9 нчы яртыда Аскын районы Солтанбәк авылы мәктәбе котельнясының казаны шартлаган. Фаҗигадә 51 яшьлек операторның гомере өзелгән, бинаның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр итә”Башинформ”.

“Фаҗига урынына, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләрнең гамәлләрен җайга салу өчен, Аскын районы прокуроры Нияз Фәизов килде. Фаҗиганең сәбәпләре ачыкланачак, шулай ук хезмәтне саклау турында, сәнәгатьтә иминлек турында законнар үтәлеше бәяләнәчәк. Нигезләр булган очракта, прокурор чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк”, – диелгән Башкортстан прокуратурасыннан.

Башкортстан МЧС матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, шартлау бер катлы панель бинадагы котельняда булган.
“Котельня операторы, бик нык җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган. Кызганычка, ир-ат анда җан биргән. Мәктәптә 40 бала белем ала”,– диелгән ведомстводан.


Фикер өстәү