Татарстанда тарифлар электрон форматка күчереләчәк

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган 13 дәүләт хезмәте электрон форматка күчереләчәк. Бу хакта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

– Тарифларны цифрлаштыру оешмалар, кулланучылар, шулай ук Россия субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм федераль башкарма хакимият органнары арасында электрон бәйләнешне тәэмин итүгә өчен кирәк. Электрон форматта эшләү тариф карарларын кабул итү процессларын киметергә аларның үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – ди Александр Груничев. – Бүгенге көндә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү буенча да электронлаштыру кертелә башлады. Киләчәктә җылылык һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мондый эшләр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, дәүләт комитеты тарафыннан “Дело” платформасында нормативларны һәм инвестицион программаларны раслау буенча тариф эшләренең электрон базасын формалаштыру эше дә башкарыла. Әлеге платформа тариф билгеләү турында гариза керүдән алып кабул ителгән карарны бастыруга кадәр цифрлы форматта эшләргә мөмкинлек бирә икән. Платформаны алга таба куллану тариф карарларын кабул итү һәм административ эшләрен автоматлаштырырга, дәүләт комитеты сайты, «Электрон Татарстан» документ әйләнеше порталы буенча эшләүне тизләтәчәк. Шулай ук ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмат-аналитика һәм торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасының эшчәнлеген арттыра.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү