Автомобиль чыгару түгел, код язу файдалы

Россиянең эчке тормышында, әлбәттә, икътисад яңалыклары беренче урында тора. Мәҗбүри QR-кодлар кертелүне дә, мөгаен, шул яссылыкта карарга кирәктер, чөнки чикләүләр икътисади һава торышына да тәэсир итми калмаячак. Бу юлларның авторы кичә Казахстаннан хәбәр алды. Аларда QR-кодлар җәй көне үк кертелгән икән, вазгыять бездә дә шулардагы кебек үсәр дип уйларга нигез бар. Нечкәлекләре турында язып тормыйк. Бер генә нәрсәне искәртик: халык бар нәрсәгә дә күнегә һәм тормышны көйгә салуның җае табылмый калмый.

Бездәге вазгыять исә болайрак: сугыш башлану куркынычында доллар берникадәр үсте, сум йомшарды, Росстат инфляциянең акрынаюы турында фактлар казып чыгарды. Статистикага ышансак, ноябрьнең беренче атнасында бәяләр үсүдән бераз туктап торган, ди. 11 тапкыр инфляция рекорды куелганнан соң, бәянең акрынрак үсә башлавы кесәләргә зур җиңеллек китермәс, билгеле. Түбәнәйми бит инфляция, барыбер һаман да үсә әле.

Икътисадтагы төп проблемалар товар алмашу чылбырларының өзелүе белән бәйле. «АвтоВАЗ» берьюлы өч җитештерү линиясен туктатты, чөнки электрон компонентлар җитешми. Бер бездә генә түгел, бөтен дөньяның автомобиль җитештерүчеләре интегә бу проблемадан. Машиналарга бәяләр үсә, әмма алар дефицитка әверелде. Хәер, бәяләрнең чиктән тыш күтәрелүе сатып алучыларның да теләкләрен киметкән, яңа машина алырга теләүчеләр кимегәннән-кими, диләр.

Автомобиль җитештерүчеләр чипларны күпләп сатып алып куймыйлар икән. Машинаны җыеп бетергәндә генә, кирәкле санда гына кайтарталар. Резервларның булмавы конвейерларның туктавына китерә. Белгечләр бу вазгыять киләсе елның урталарына кадәр барыр дип исәплиләр.

Төп табышлы тармак булып ай-ти өлкә кала бирә. Программа язучыларга ихтыяҗ зур, чөнки кодлар тормышның бөтен тармакларына да тирән үтеп керә. Аннан соң код язу өчен комплектлаучы детальләр дә кирәкми, чимал да таләп ителми бит. Код язучы программачылар гына кирәк. Элек алынган компьютерларда җитештерүне айлар-еллар буе өзлексез дәвам итеп була. Россиянең иң өлкән IТ-компаниясе Softline колачын киңәйтергә җыена әнә. Ул Лондонның фонд биржасында 400 миллион долларлык акция сатып, тупланган акчага 30 илнең IТ-компанияләрен сатып алырга җыена. Компания үткән ел 1,8 миллиард доллар акча әйләндергән, илледән артык илдә эшләгән. Хәзер тагын Азиядә, Якын Көнчыгыш, Африкадагы утызлап илне колачламакчы.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү