Татарстан Хөкүмәте егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен яңа карар чыгарды

Җомга көнне Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә республикада мобилизациягә эләккән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләштеләр. Президент үз чыгышында мобилизациягә эләккән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләүче Татарстан Хөкүмәте карарына кул куелуын билгеләп үтте.

– Өстәмә ярдәм чаралары һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, балалар лагерьларына бушлай юлламалар, урта һәм урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен бушлай кайнар туклану, балалар бакчасына түләүдән азат итүдән гыйбарәт. Алга таба без мобилизацияләнгән кешеләрне транспорт салымын түләүдән азат итүне дә күздә тотабыз. Дәүләт Советы бу мәсьәләне карады, без законга кул куячакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Эш җайга салынсын өчен, район башлыкларын хәрби комиссариатлар белән берлектә кыска вакыт эчендә үз зонасында булган, мобилизацияләнгән, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрнең, югарыда телгә алынган барлык категориядәге гаиләләрнең, әлбәттә, һәлак булганнарның гаиләләрен дә кертеп, реестрларын төзүләрен үтенәм.

Президент һәр гаиләгә барырга, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга, волонтерлык штаблары эшен оештырырга, адреслы ярдәм чаралары күрергә кирәклеген дә искәртте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган документтан аңлашылганча, мобилизациягә эләккән егетләрнең яңа туган балаларына кирәк-яраклардан торган бүләк комплекты тапшырылачак. Аларның гаиләләрендәге лаеклы ялда булган 60 яшьлек ир-ат һәм 55 яшьлек хатын-кызлар ял йортына юлламаны беренчеләрдән булып алырга хокуклы.

Хәрби бурычын үтәргә алынган ир-атның гаиләсендәге өлкәннәр, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга йорт шартларында бушлай социаль хезмәт күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш әлеге төркемгә керүчеләр картлар яки инвалидлар йортына, психик тайпылышлы кешеләр өчен интернатка, балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә урнашканда өстенлеккә ия булачак.
Дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында урта звеноны әзерләү программасы буенча көндезге бүлектә укучы студентлар уку йортында бер тапкыр бушка ашый алачак. Мобилизациягә эләгүчеләрнең мәктәптә укучы балалары исә ике тапкыр (иртәнге һәм көндезге аш. – Ред.) бушлай ашаячак. Моннан тыш мобилизацияләнүчеләрнең 7–17 яшьлек балалары ял оешмаларына юллама алганда да өстенлеккә ия булачак.

Эшсез дип табылган гаилә әгъзаларының бизнес планнары да өстенлекле рәвештә каралачак.


Фикер өстәү