“Татар радиосы”ның туган көне: 20 меңгә якын тамашачы һәм 30 га якын артист

Татар эстрадасының иң популяр җырчылары, интерактив ярышлар һәм истәлекле бүләкләр. 18 август, “Татар радиосы”ның 21 яшьлек туган көне уңаеннан, “Казан” гаилә үзәге каршында ачык һавада зур концерт узды. Бәйрәмне без дә күреп кайттык.

Беренче тапкыр ачык һавада концерт 2001 елда Галиәскәр Камал театры каршында узган. Соңгы ике елда фестиваль эпидемиологик чикләүләр аркасында үткәрелмәгән. Быел “Татар радиосы” күркәм традициясен янәдән торгызып җибәрде һәм мондый төр чараларны сагынып өлгергән тамашачыларын сөендерде.

Радионы туган көне белән котларга татар эстрадасының 30 га якын артисты килгән иде. Алар арасында Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Ильмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Ришат Фазлыйәхмәтов, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Айдар Рәкыйпов, Булат Нигъмәтуллин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Зәринә Асылкаева һәм башка бик күп популяр җырчылар бар.. Махсус кунак итеп Фирдүс Тямаевны чакырганнар иде. Һәр артист үзенең иң популяр, халыкның мәхәббәтен яулаган җырын бүләк итте.

Быел 20 меңнән артык тамашачы җыелган. Чып-чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде бу кичәдә. Популяр хитлар, тамашачы белән аралашу, дәртле биюләр бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Дүрт сәгатькә якын барган тамаша дәвамында халык биеде, җырчыларга кушылып җырлады, рәхәтләнеп күңел ачты.

Тамашаны традицион рәвештә “Татар радиосы” диджейлары алып барды. Ахырына якынлашканда гына сәхнәгә “Татар радио”сының баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова чыкты.

– Көтеп алынган һәм грандиоз вакыйга. Моңа җәй буе әзерләндек. Бүгенге концерт белән мин бик канәгать. Кеше бик күп килгән. Бу, һичшиксез, сөендерә, — диде Рамил Шәрәфиев.

Концерт татар эстрадасының яшь йолдызлары, “Балалы солянка” балалар премиясе лауреатлары  Әминә һәм Мәдинә Рәсуловалар, Милина Хәйруллина, Айза Галиева, Наилә Славина, Җәмилә Әсәдуллина белән Илгиз Шәйхразиев дуэты чыгышлары белән башланып китте. Соңрак татар эстрадасының “өлкәнрәк йолдызларына” да чират җитте.

Музыкаль кичә нәрсәләр белән истә калды соң? Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар өр-яңа “Яннарымда ул булганда” дип исемләнгән җырларын тәкъдим иттеләр. Халык яратып кабул итте. Әле беренче тапкыр ишеткән җырга бии-бии кушылып җырлаулары әнә шул хакта сөйли. Илнат Фәрхуллин, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильмира Нәгыймова, Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, Айдар Рәкыйповлар да халыкның көчле алкышларына күмелде. Әлеге кичәдә күпләр яратып өлгергән Шәрәпҗанның “Красопетка”сын, Булат һәм Ләйсән Гыймаевларның олы кызлары Таңсылуның тәүге тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясавын, яшь иҗади пар Лия Шәмсина белән Артур Маузерның Татарстанның халык артисты Әлфис Кыямов репертуарыннан “Кил син” җырын башкаруын да тамаша кылып булды.

“Татар радиосы”ның туган көненә җыелган тамашачы, бушлай концерт кына карап калмады, истәлекле бүләкләр белән дә кайтып китте. “Татар радиосы” төркеме бәйрәм кунаклары өчен махсус уен-ярышлар әзерләгән иде. Интерактив уеннарда катнашкан һәрбер кешегә иганәчеләр (Кукмара металл савыт-саба заводы, Кан авто компанияләр төркеме, Летай мобиль операторы, «Вамин» Татарстан – сыр һәм атланмай җитештерүче һ.б.) тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Кичәне иң кызу нотада Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тәмамлады. Концертның урталарында ук тамашачыларның “Әйдә Тямай!” дигән сүзләре ишетелгән иде инде. Җиденче яртыда килгән халык таралышмады, ахырга кадәр яраткан җырчысын көтте. Концертның тамашачысы Гөлназ ханым да иң элек аның өчен килгән.

– Бүген рәхәтләнеп күңел ачарга, иң яраткан җырчыларыбызны күрергә килдек. Ачык һавада концертлар сагындырган. Фирдүс Тямаев та була дигәч, аеруча шатландым. Аның энергетикасы бөтен залны тутыра, — дип уртаклашты ул.

“Татар радиосы” һәрвакыттагыча яхшы кәеф бүләк итте, кыскасы. Казанлылар өчен әлеге музыкаль бәйрәм бу җәйнең иң күңелле кичләренең берсе булып истә калыр.

                                                                                              Ләйсән Сафина


Фикер өстәү