«Татар Радиосы» 18 уздырды!


27 октябрь Пирамидада «Татар радиосы» үзенең 18 еллыгын бәйрәм итте! Бу вакыт эчендә бик күп үрләр яуланды, Татарстан республикасында һәм Рәсәйнең төрле төбәкләрендә радиостанцияләр ачылды, күп кенә тамашалар уздырылды!

Барлык 18 еллык тарихны биредә язып бетереп булмаса да, шуны истә тотарга кирәк – “Татар радиосы” эфирга беренче тапкыр 2001 елның 24 августында чыкты. Радионы булдыру идеясы “Барс-Медиа” компанияләр төркеменә килгән. Аны чынга ашыру өчена күп кенә еллар үз “курсын” табарга һәм көч куярга туры килде. Бүгенге көндә радио ешлыкларында заманча татар эстарда җырлары һәм күптән таныш алтын хитлар яңгырый, күп кенә кызыклы тапшырулар чыга башлады – “Уян, Татар!”, “Менә мондый кич”, “Хәерле иртә, Австралия!” Болар барысы бергә радиостанцияне тамашачыларбыз өчен тагын да кызыклы яктан ача.

18 ел дәвамында “Татар радиосы” студиясендә күп кенә хөрмәтле кунаклар килде. Алар арасында җырчылар, актерлар, иҗат төркемнәре, сәясәтчеләр, бизнесменнар, төрле өлкәләрдәге экспертлар. Һәрберсе радио тарихына үз өлешен кертте. 2017 ел радио өчен аеруча әһәмиятле булды. Студиягә кунакка ТРның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде, эфирга чыгып тыңлаучыларга хәерле көннәр теләде.

Җитәкчеләр, диджейлар, төрле специалистлар алмаша барды, һәм аларның һәрберсе радионың тормышына, динамикасына үз өлешен кертте. Алардан башка “Татар радиосы” бүгенге урынында булмас иде.

Бик күп креатив проектлар – “Җәйге ачык студия”, 5 көнлек “Автопробег. Казан-Кырым-Казан”, бу проектлар вакытында туры эфирга чыгуны һәр тыңлаучы көтә иде. “ТМА” дискотекасы, “Шәһәр көне” концертлары, “Музыкаль десант”, “Музыкаль Каймак”, “Изге Вәли”, “Татар җыры” – болар барысы да “Татар радиосы” ярдәмендә эшләнә торган проектлар. Беренче татар дискотекалары һәм кичәләре, татарларга гына хас атмосфералы фестивальләр – барысы да “Татар радиосы” белән бәйле.

Күпъеллык хезмәтнең җимеше – “Татар радиосы”ның Пирамидада узган кичәге концерты узды. “Татар радиосы” бу кичтә тыңлаучыларга күп сюрпризлар әзерләде: Казанның танылган кавер-группасы “Блэк-джек” башкаруында инструменталь музыка, “on air” рафдиоэфир атмосферасы, тере тавыш, легендар хитлар һәм алып баручыларның оста импровизациясе. “Татар радиосы” бәйрәм атмосферасын булдырды, тамашачыга позитив якты кичә бүләк итте. Радиостанциягә 18 яшь тулды! Киләчәк туган көнен тагын да грандиоз рәвештә бәйрәм итәргә вәгъдә итте “Татар радиосы”.


Фикер өстәү