Зөфәр Хәйретдинов: Җырның ертыгы юк, диләр, ертыгы бик күп аның… (ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ)

Соңгы арада татар эстрадасы җыр белән түгел, төрледән-төрле низаглар белән шаккатыра. Гадәттә ул низаглар халык арасында бик үк популяр булмаган җырчыларга бәйле була. Шулардан чыгып уйга каласың: җыр белән популяр булмагач, шау-шу белән халык теленә керү ысулы түгелме икән бу? Популяр җырны башкарып кына популярлашып буламы? Татар эстрадасы дөрес юлдамы, үсештәме? Болар хакында Татарстанның халык артисты, композитор, Россия авторлар җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Зөфәр Хәйретдинов белән сөйләштек.

– Зөфәр абый, соңгы вакытта җыр бүлешүгә бәйле низаглар еш чыгып тора. Мондый очракларда кем хаклы булып кала?

– Низаг җырчыларның хокуклар өлкәсендә грамотасыз булганлыгы аркасында килеп чыга. Сәнгатьтә  эшлисең һәм шушы өлкәдә гомереңнең шактый өлеше узган икән, син үзеңнең, җырның, автор хокукларын белергә тиеш. Һич югы шуларның нигезләрен белергә кирәк. Дилә Нигъмәтуллинага бәйле сораудыр инде бу. Ул низагны  беренче чиратта пиар, икенчедән болганчык суда балык тотарга маташу дип бәяләргә мөмкин.

– Димәк, җыр ул – милек?

– Җыр – аны дөньяга тудырган кешеләрнең милке. Милек хокуклары ике төрле була. Милки хокук һәм милки булмаган хокук. Милки хокук бозылган очракта штрафлар һәм җәзалар каралган, ә милки булмаган хокукка каралмаган. Әйтик, синең җырны кемдер кайдадыр авторын әйтмичә генә башкарды ди, аңа бернинди җәза каралмаган. Чөнки автор бу очракта милки зыян күрми. Дилә Нигъмәтуллина белән килеп чыккан очракны алсак, анда вазгыять икенче. Дөрес, Дилә миннән «Миләшләрем» җырын башкару өчен күптән рөхсәт сорады. Сорамаса да, ул җырны җырларга мөмкин иде. Әгәр җырга тыю салынмаган булса, һәр җырны башкарырга була. Ретро җырларны бигрәк тә. Билгеле, ул җырлар белән автор идарә итми, рөхсәт РАО аркылы алына. Килешү нигезендә син җырлыйсың һәм авторга концертыңнан гонорар түлисең. Диләгә мин шулай аңлаттым да. Билгеле бер вакытка кадәр ул шулай барды. Ләкин бит автор җырны үзенә файда китерсен дип яза. Бервакыт Лэйна лейблы командасы шушы җырны сорап мөрәҗәгать иткәч, әлеге җырга биш елга хокукны шушы лейблга тапшырдым. Команда төпле, юридик яктан да шактый көчле. Шунысын да искәртим: моңарчы җырның хокукларын билгеле бер җырчыга тапшырганым булмады диярлек. Әмма мин аларны, бу җыр популяр һәм аны бик күпләр җырлый, дип кисәттем. Алар, җырласыннар, әмма рәсми төстә, ягъни зур сәхнәләрдә җырлаучылар булмасын, диде. Күпмедер вакыт узгач, Дилә алар төшергән клипны күргән һәм миңа шалтыратып сорады. Мин хокукларны сатканымны хәбәр иттем. Хәзер Дилә аны рәсми булмаган шартларда, туган көннәрдә, туйларда, ягъни тар даирәләрдә генә җырлый ала.

Мин шулай ук аңа үземнең юбилей кичәмдә зур залда әлеге җырны башкара алачагын хәбәр иттем. Лейбл егетләреннән бу концертта башкару өчен рөхсәтне үзем сорап алдым. Алар рөхсәт бирде. Күрәсезме, барысы да рөхсәт алуга кайтып кала.

Дилә исә бу сөйләшүне үзенчә аңлаган, шыпырт кына җырлаштыргалаган. Моны күргәннәр, кисәткәннәр. Дилә исә янә тырма башына баскан, Барс-медиа дискотекасында җырлап, ул телевидениедә күрсәтелгән. Шушы материал нигезендә аны судка биргәннәр. Бу әле – бер очрак кына. Андый очрак тагын да булган. Мин белгән мәгълүмат шушы. Кызганыч, җырчы эшне үз агымына куйган һәм суд карары чыккач кына «Инстаграм»да хәбәр салган. Шунысы да бар: бу җырны Дилә түгел, Алсу Хисамиева визит карточкасына әйләндерде. Дилә аннан файдаланды гына, автор буларак миңа аннан бернинди файда килмәде. Популяр җыр ул кием шикелле. Теге кешедә матур күренә, мин дә матур күренмәмме дип, «киеп» карыйлар. Нинди очракта да чама хисен югалтмаска кирәк шул.

– Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле: Алсу Хисамиева әлеге җырны кайдадыр башкарырга уйласа, Лэйна командасы аны да судка бирәчәкме?

– Әлбәттә юк. Килешүдә автор үзе һәм аны беренче башкаручы җырларга хокуклы дип язылган. Аларның бу җырга әхлакый хаклары бар. Аны бернинди килешү дә юкка чыгара алмый.

– «Салкын чәй» җыры белән дә шушындыйрак хәл килеп чыкты түгелме?

– «Салкын чәй» белән аңлашылмаучанлык булмады да диярлек. Элвин Грей нәкъ шулай ук миңа җырны сорап килде. Мин нәкъ шулай ук бөтен хокуклары белән җырны биш елга бирдем. Әмма бу җырны Салават та, башка кешеләр дә җырлый ала иде. Тик команда башка җырчыларны теләсә кайсы моментта, бу җыр безнеке дип тыя ала. Автор барлык хокукларны командага сата икән, ул инде аның хуҗасы булудан туктый. Аның Зөфәр Хәйретдинов җыры дигән исеме генә кала.

– Шунысы кызык: яшь җырчылар туксанынчы еллардагы җырларга кызыга, шулар ярдәмендә популярлык казанырга тырыша. Моның сәбәбе нәрсәдә? Заманча яхшы җырларга кытлыктамы?

– Дөрес. Чөнки 80–90 нчы елларда эстрада өлкәсендә базар мөнәсәбәтләре генә түгел, нәфис сәнгать мөнәсәбәтләре бар иде. Худсовет җырларны инәсеннән җебенә кадәр тикшерде. Анда көй дә, сүз тәңгәллеге дә, җырчының башкару осталыгы – бар да исәпкә алына иде. Шундый очраклар да булды: җыр инде халык арасында популярлашып беткән була, ә худсовет кабул итми. Моның сәбәбе төрле.

Җырның ертыгы юк, диләр, ертыгы бик күп аның. Бүген кулланышта ертык җырлар йөри. Җырлый башлаучылар шуңа да ретрога ымсына. Ник дигәндә, концертка йөрүчеләрнең 50 процентын урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Утыз яшьләрдәгеләр – тамашачының 5–10 проценты гына. Шуңа күрә җырчы урта һәм өлкән яшьтәгеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырыша. Болар инде – ретро җырларны сагынучылар. Акыллы җырчылар моны аңлый.

Ул җырлар арасында азрак талпынып, алга китеп алган, әмма тулы куәтенә ачыла алмаганнары да шактый. Шуларны алып, заманча аранжировкалар белән халыкка җиткерү җырчы өчен дә, җыр өчен дә файдалы. Элвин Грейның «Уфтанма» җыры нәкъ менә шундый. Салават репертуарында ул гадәти җырларның берсе иде. «Салкын чәй», «Мин яратам сине, Татарстан» шикелле Салаватның үз җыры булып китә алмады. Ә менә Элвин Грейның визит карточкасына әйләнде.

Без еш кына гади ялтыравыктыр бу дип, җирдә яткан ташны алмый китәбез. Кемдер ала, шомарта, алмаз дәрәҗәсенә җиткерә. «Миләшләрем»ә кайтсак, аны Дилә Нигъмәтуллина да, Лэйна да халык күңеленә яңа формада, тагын да яхшырак итеп җиткерделәр, дип әйтеп булмый. Тырыштылар, әмма җыр Алсу Хисамиеваныкы булып калды.

– Җырчыларның хокукларны сатып алып, тыюлар аша эш итүе башкалар мине уздырырлар дип куркуданмы?

– Анысы да бар. Икенче бер җырчы башкарганнан соң, тагын да популяр булып киткән җырлар бар һәм алар бик күп. Бер җырны унга якын җырчы җырлаган мисаллар да бар. Мисалга Зәйнәп Фәрхетдинова башкарган «Талларым» җырын алыйк. Аны кем генә җырламады. Барыбер Зәйнәп варианты эталон булып калды. Күпме генә кеше башкарса да, җыр бер генә җырчының эталоны булып кала. «Су буенда учак яна» җыры исә – кем генә башкарса да, Зөһрә Шәрифуллинаныкы. Бар шундый җырлар: ул җырчының йөзенә әверелә.

Бездә бүген җырлар да, җырчылар шулкадәр күп, җырларны гына түгел, җырчыларын да хәтерләп бетерә торган түгел. «Мәйдан» каналын ачам икән, җырчыларның туксан процентын белмим, күргәнем дә юк. Күрергә туры килмәс тә, бәлкем. Алар елга буена килеп кармак салучыларны хәтерләтә. Кабармы икән балык (тамашачы) юкмы? Капса, тагын бераз җырлый инде ул. Хәзер бит теләге булган теләсә кемнән җырчы ясап була. Мөмкинлекләр зур. Әмма эстрада үсми,  чүпләнә генә. Элек худсоветларның файдасы зур булгандыр. Нинди генә тавышлы булмасын, җырчыда харизма булмаса, аны филармониягә дә, башка оешмаларга да алмыйлар иде. Җырчы бит җырларга гына түгел, халыкка күңел байлыгын, интеллектын җыр аркылы җиткерергә тиеш. Тавыш шәп, әмма җырлаганда күңеленең дә, башының да буш булуы сизелеп тора. Андыйлар, кызганыч, күп. Шул ук вакытта тавышы әлләкем түгел, әмма аны рәхәтләнеп тыңлыйсың – андыйлар да очрап куя. Чөнки анда энергетика, анда интеллект, эчке дөньясы, бөтен табигате җырлый. Кешедә кызыксыну уятмаса, нинди генә матур тавышлы булса да, халык аны бер тыңлап караячак та онытачак.

– Татар эстрадасында продюсерлар барлыкка килде. Ул җыр сәнгатен җайга салачакмы?

– Продюсерларның булуы бер караганда әйбәт булса да, күп очракта ул акча эшләргә теләүдән генә. Яңалык ачып, сәнгатьне яңача үстерәбез дигәннәре бик сирәк. Алай дип килгәне дә тора-бара үзләренең юлларыннан тайпылып, башка эзгә төшәләр. Яңалык һәрвакыт авыр, ул табыш китермәскә дә мөмкин. Андый чакта инде җиңел эзгә басалар. Бу инде кем нәрсә тели – шуны җырлатам дигән сүз. Нәтиҗәдә җыр сәнгатендә тәрбия мәсьәләсе бөтенләй юкка чыгып бара.

– Сезгә туксанынчы елларда язылган җырларны сорап киләләр. Бәлки яңа җырчыларга яңа җырлар язып бирергә кирәктер?

– Иҗатым туксанынчы елга кадәр һәм аннан соңгы чорга бүленә. Туксанынчы елга кадәр нәрсә телим – шуны яздым. Бүген ничек язылды икән болар дип үзем дә шаккатам. Моннан да популяр җырларны язып булмастыр дип тә уйландыра. Бүген нәрсә телим, шуны язам дип әйтә алмыйм, чөнки дөньяга карашым үзгәрде. Тәрбияви җырлар язасым килә. Элек тә мәгънәсез җырлар тумады, хәзер исә текстка талымлылык тагын да артты. Җырда ниндидер яңалык булмаса, аңа алынмыйм да. Попса минем өчен – аркылыга-буйга йөзгән диңгез инде ул. Шуңа халык җырларына якын җырлар язасым килә. Ул мәгънәсе белән генә түгел, дәрәҗәсе белән дә аерылып тора.

– Андый җырларны җырлаучылар бармы соң?

– Бик сирәк. Мин акыллы җырчылар һәм акылсыз җырчылар була дип саныйм. Акылсызы, композиторга миңа «быстрый» җыр кирәк дип килә. Җыр «быстрый» да, «медленный» да була алмый. Ул яки яхшы, яки начар була. «Быстрый»ны теләүчеләр – югарыга тизрәк үрмәләргә тырышучылар инде алар.

– Клибыгыз чыкты,  бу – эстрадада активлашу дигән сүзме?

– Алтмыштан узган кеше алга карап яшәми, үткәннәр белән яши. «Умарталы алан» клибы – үткәнем, балачагым. Әтием – умарта тоткан кеше, аның янында үткән вакыт – иң матуры. Шул вакытларны сагынып, әнә шундый клип барлыкка килде. Миңа әнә шундый лирик җырлар, тирән образлар ошый. Әйтеп узсак, «Болгар радиосы», «Татар җыры» һәм ТМТВ премияләрендә шундый җырлар билгеләп үтелде. «Алда җавап, онытма» җыры – шуларның берсе. Яшь вакытта барыбыз да мәңгелеккә килгән кебек кыланабыз. Ә бит һәр нәрсәнең башы, ахыры бар. Боларны уйлаган кеше бервакытта да начар юлга басмас иде. Һәр гамәл өчен җавап бирергә туры киләчәк. Лауреат булган җырлар арасында «Яшьлегем җырлары» да бар. Бу инде – безгә кадерле булган бар нәрсә. Беренче мәхәббәттән башлап, җырга кадәр. «Умарталы алан» да – балачагымның, яшьлегемнең бер этабы. Хәер, бер минеке генә түгел. Ул бик күп кешеләр күңелендә кайтаваз тапты.

– Тагын сольный концертыгыз буламы?

– Кирәк түгелдер, мөгаен. Мин башкарырга теләгәннәрнең күбесе – лирик җырлар. Халыкның андый җырларны тыңларга исәбе юктыр, мөгаен. Ә минем башка җырларны җырлыйсы килми. Миңа ошаган бер җырчы бар. Ул – Зөлфәт Хәким. Синең нәрсә тыңлыйсың килә, дип уйламый Зөлфәт. Мин нәрсә җырлыйм – син шуны тыңлыйсың, дип эш итә. Аның җырлары поп-рок стилендә язылган, фәлсәфи. Аларның үз тамашачысы бар. Ә кайберәүләр аңламый да, тыңламый да аны, чөнки аларга «быстрый» җырлар кирәк.

Блиц-сораштыру

– Иң шатлыклы көн?

– Андый көннәр бик күп булды. Тагын да булсын иде. Без һәрбер көн мәгънәле узсын дип яшибез.

– Иң зур теләк?

– Мин башлаган эшләр, гаиләм беркайчан да йөземә кызыллык китермәсен иде. Алар белән горурланып яшәргә язсын.

– Тормышта таянычыгыз?

– Хатыным, гаиләм.

– Тормышта үкенечләр бармы?

– Үкенечсез тормыш була алмый. Үкенеч ул сабак алу өчен кирәк.

– Күңелегезгә килгән җыр?

– Кол Шәриф турында җыр яздым. Шуның белән хыялланып яшим. Иң зур теләгем – шушы җырга клип төшерү. Һәрбер җырга клип ясауның кирәге юк. Ә бу җырда булачак клипның сюжеты ята.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 


Фикер өстәү