Зөфәр Хәйретдинов: «Вадим килер, килешү төзер дип уйладым…»

«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстанның халык артисты, композитор, Татарстандагы Россия авторлар җәмгыяте бүлеге җитәкчесе Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ белән кызыклы әңгәмә әзерләде. Анда Зөфәр Хәйретдинов белән җырчы Вадим Захаров арасында чыккан низаг белән бәйле фикерләр дә бар. Гөлинә Гыймадова җыр авторлары һәм җырчылар арасындагы бәхәсләргә ачыклык кертте. 

Ликбез дигәннән, җырчы, җырны алганда, нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш? Мәсәлән, Филүс Каһиров “Сандугач” җырын җырлады ди. Белгәнебезчә, җырның авторлары инде исән түгел.

– Берәүнең дә күңеленә ошаган теләсә кайсы җырны җырлау хокукы юк. Ул авторлар алдындагы җаваплылыкны берничек тә урап уза алмый. Дөрес, үзе өчен машинада, урманда, өендә җырлый ала, ә инде халык каршында башкарса, иң әүвәл авторларның рөхсәтен алу кирәк. Бу рөхсәтне Россия авторлар җәмгыяте бирә. Чөнки ул – Россиядә шушы хокукка ия булган бердәнбер оешма. Конкрет мисалга килгәндә, җыр авторының хокуклары, үзе вафатыннан соң да, 70 ел буе саклана. Шушы вакыт дәвамында авторның мирасчыларына һәр чыгыш өчен гонорар түләнә. Ләкин канунны белә торып бозучы җырчылар да бар. Мин һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам, чөнки, ничек кенә алсак та, үзем дә шул казанда кайныйм. Җырчы буларак та, автор буларак та. Миңа бүренең дә тук булуы, сарыкның да исән калуы кадерле. Шуңа аңлату эшләре алып барам. Аңламаучылары да бар.

Димәк, сезгә үпкә белдергән җырчы Вадим Захаров хаклы түгел?

– Әүвәл авторлар җәмгыятендәге үзгәрешләрне аңлатыйк. Элек җәмгыять Россия авторлар оешмасының филиалы иде. Хәзер бу статус юкка чыкты, без Россия оешмасының вәкиллеге булып калдык. Аңа кадәр РАО белән ВОИС (Бөтенроссия интеллектуаль милек җәмгыяте) бергә кушылды. Шулай итеп Татарстанда РАО белән ВОИСның вәкиллеге оешты. Аның вәкаләтле вәкиле итеп Назилә Шәяхмәтова билгеләнде. Мин аның киңәшчесе булып калдым. Бу өлкәдән китмәсәм дә, җаваплылыгым кимеде. Минем бурычым – җырчылар белән авторларның үзара мөнәсәбәтен көйләү. Шушы ике якны чагыштырсак, күбрәк авторлар зыян күрә. Шулкадәр популяр җырлар язалар, ләкин бер тиен дә гонорар алмыйлар.

Вадимга килгәндә, кичә чыккан җырчы түгел, эстрадада 10 елга якын эшли. Дөрес, үзем оешма җитәкчесе булганда, артык популяр булмаган җырчыларга инспекторларны җибәрмәскә тырыша идем. Чөнки алар аншлаг белән, зур заллар тутырып, рәттән берничә көн концерт куя алмый, керемнәре дә зур түгел. Без күбрәк халык арасында популяр булган җырчылар белән эшлибез. Чөнки бу аларга да артык йөк түгел, авторлар да канәгать. Мин җитәкчелектән киткәч, хуҗа барлык концертларның исемлеген төзеп, контрольгә алырга кушты. Мин һәрбер җырчыга шалтыратып, концерт алдыннан килеп, килешү төзү кирәк, дип әйтәм. Вадимның узган елны концерты булды, нәкъ шушы сүзләрне әйттем, килеп китәрмен, дип җавап бирде. Концертыннан соң бер атна көткәннән соң, янә шалтыратып исенә төшердем. Вадим: “Юк, Зөфәр абый, мин түләмим, концерттан кергән акча чыгымнарны капларга китеп бетте”, – диде. Ә бит законда андый ташлама каралмаган. Концерт куясың икән, билет бәясенең 5 процентыннан авторларга гонорар түләнергә тиеш. Ул чакта да, дөрес эшләмисең, авторларга түләргә кирәк, дидем. Тупас рәвештә кире какты.

Ярый, узган елгы хәл шул килеш калды, актлар төзелмәде. Быел янә шул ук хәл кабатланды. Бу юлы инде Вадим килер, килешү төзелер дип уйладым, әмма шалтырату, сөйләшү булмады. Җитәкче узган елгы хәлләрдән хәбәрдар булганга, концертка инспекторлар җибәрде һәм алар чараны яздырып кайттылар. Мин Вадимга, шалтыратып, соң булганчы кил, җитәкче белән сөйләш, дидем. Тыңламады. Нәтиҗәдә Вадимның концертын оештырган оешма исеменә, авторлык хокуклары бозылу сәбәпле, 140 мең сумлык дәгъва җибәрелде. Шуннан Вадим элемтәгә чыкты. Мин аңа 140 мең урынына 30 мең сум штраф түләп котылу юлын гына тәкъдим итә алдым. Әгәр ул башта ук килешү төзегән булса, кесәсеннән нибары 15 мең сум акча чыгасы иде. 140 мең сум урынына 30 мең түләү дә отышлы югыйсә, ләкин җырчы социаль челтәрләрдә үпкә белдерүен дәвам итә. Аңлыйм, кәефне боза торган хәл, ләкин бит авторларны кем дә булса якларга тиеш.

 

Вадим мәсьәләсендә, сез хокукын яклаган авторлар да, оешманы түгел, җырчыны яклады.

– Композитор Айдар Тимербаевны әйтәсең. Беренчедән, Айдар җырларын җырчыларга сата. Җыр белән бергә җырга булган хокукларын да сатып җибәрә. Бу килеш гонорар таләп итү – сатып җибәргән сыерның сөте минеке дип даулау белән бер. Икенчедән, Айдарның Россия авторлар җәмгыяте вәкиллегенә бернинди катнашы юк. Ул автор буларак килешүне ТАИС белән төзегән. Димәк, гонорарны да ТАИСтан сорарга кирәк. РАО – гонорарларны җыючы, ә ТАИС – түләүче. Сүз уңаеннан, авторларга РАО белән турыдан-туры килешү төзү күпкә отышлырак. Чөнки Татарстан оешмасы турыдан-туры эшли алмый, нәтиҗәдә Татарстан оешмасына теркәлүчеләрнең гонорары ике оешма аша үтеп, шактый процентын югалта.

Язманы тулысынча якын арада «Ватаным Татарстан» газетасында һәм сайтында укый алачаксыз.


Фикер өстәү