Зөфәр Хәйретдинов: “Миләшләрем” җырын Дилә түгел, Алсу Хисамиева визит карточкасына әйләндерде

Соңгы арада татар эстрадасы җыр белән түгел, төрледән-төрле низаглар белән шаккаттыра. Гадәттә ул низаглар халык арасында бик үк популяр булмаган җырчылар белән бәйле була. Шулардан чыгып уйга каласың: җыр белән популяр булмагач, шау-шу белән халык теленә керү ысулы түгелме икән бу? Популяр җырны башкарып кына популярлашып буламы? Болар хакында Татарстанның халык артисты, композитор, Татарстандагы Россия авторлар җәмгыяте бүлеге җитәкчесе Зөфәр Хәйретдинов белән сөйләштек.

– Зөфәр абый, соңгы вакытта җыр бүлешүгә бәйле низаглар еш чыгып тора. Мондый очракларда кем хаклы булып кала?
– Низаг җырчыларның хокуклар өлкәсендә грамотасыз булганлыгы аркасында килеп чыга. Сәнгатьтә эшлисең һәм шушы өлкәдә гомереңнең шактый өлеше узган икән, син үзеңнең, җырның, автор хокукларын белергә тиеш. Һич югы шуларның нигезләрен белергә кирәк. Дилә Нигъмәтуллинага бәйле сораудыр инде бу. Ул низагны беренче чиратта пиар, икенчедән болганчык суда балык тотарга маташу дип бәяләргә мөмкин.

– Димәк, җыр ул – милек?
– Җыр – аны дөньяга тудырган кешеләрнең милке. Милек хокуклары ике төрле була. Милки хокук һәм милки булмаган хокук. Милки хокук бозылган очракта штрафлар һәм җәзалар каралган һәм милки булмаган хокукка каралмаган. Әйтик, синең җырны кемдер каядыр авторын әйтмичә генә башкарды ди, аңа бернинди җәза каралмаган. Чөнки автор бу очракта милки зыян күрми. Дилә Нигъмәтуллина белән килеп чыккан очракны алсак, анда вазгыять икенче. Дөрес, Дилә миннән “Миләшләрем” җырын башкару өчен күптән рөхсәт сорады. Сорамаса да, ул җырны җырларга мөмкин иде. Әгәр җырга тыю салынмаган булса, һәр җырны башкарырга була. Ретро җырларны бигрәк тә. Билгеле, ул җырлар белән автор идарә итми, рөхсәт РАО аркылы алына. Килешү нигезендә син җырлыйсың һәм авторга концертыңнан гонорар түлисең. Диләгә мин шулай аңлаттым да. Билгеле бер вакытка кадәр ул шулай барды. Ләкин бит автор җырны үзенә файда китерсен дип яза. Бервакыт Лэйна лейблы командасы шушы җырны сорап мөрәҗәгать иткәч, әлеге җырга биш елга хокукны шушы лейблга тапшырдым. Команда төпле, юридик яктан да шактый көчле. Шунысын да искәртим, моңарчы җырның хокукларын билгеле бер җырчыга тапшырганым булмады диярлек. Әмма мин аларны, бу җыр популяр һәм аны бик күпләр җырлый, дип кисәттем. Алар, җырласыннар, әмма рәсми төстә, ягъни зур сәхнәләрдә җырлаучылар булмасын, диде. Күпмедер вакыт узгач, Дилә алар төшергән клипны күргән һәм миңа шлтыратып сорады. Мин хокукларны сатканымны хәбәр иттем. Хәзер Дилә аны рәсми булмаган шартларда, туган көннәрдә, туйларда, ягъни тар даирәләрдә генә җырлый ала.

Мин шулай ук аңа үземнең юбилей кичәмдә зур залда әлеге җырны башкара алачагын хәбәр иттем. Лейбл егетләреннән бу концертта башкару өчен рөхсәтне үзем сорап алдым. Алар рөхсәт бирде. Күрәсезме, барысы да рөхсәт алуга кайтып кала.

Дилә исә бу сөйләшүне үзенчә аңлаган, шыпырт кына җырлаштыргалаган. Моны күргәннәр һәм аны кисәткәннәр. Дилә исә янә тырма башына баскан, Барс-медиа дискотекасында җырлап, ул телевидениедә күрсәтелгән. Шушы материал нигезендә аны судка биргәннәр. Бу әле бер очрак кына. Андый очрак тагын да булган. Мин белгән мәгълүмат шушы. Кызганыч, җырчы эшне үз агымына куйган һәм суд карары чыккач кына инстаграмда хәбәр салган. Шунысын да бар: бу җырны Дилә түгел, Алсу Хисамиева визит карточкасына әйләндерде. Дилә аннан файдаланды гына, автор буларак миңа аннан бернинди файда килмәде. Популяр җыр ул кием шикелле. Теге кешедә матур күренә, мин дә матур күренмәмме дип, “киеп” карыйлар. Нинди очракта да чама хисен югалтмаска кирәк шул.

– Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле: Алсу Хисамиева әлеге җырны кайдадыр башкарырга уйласа, Лэйна командасы аны да судка бирәчәкме?

– Әлбәттә юк. Килешүдә автор үзе һәм аны беренче башкаручы җырларга хокуклы дип язылган. Аларның бу җырга әхлакый хаклары бар. Аны бернинди килешү дә юкка чыгара алмый.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Ватаным Татарстан (@vatanymtatarstan)

Әңгәмәне тулысы белән газетабызның җомга санында һәм алдагы көннәрдә сайтыбызда укый аласыз.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү