Буа һәм Актаныш якташлык җәмгыятьләре республикада иң яхшылары дип танылды

Татарстанның муниципаль берәмлекләре Советында узган елгы эшчәнлекләргә нәтиҗә ясап, иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен бүләкләделәр.

– Татарстанда якташлык җәмгыятьләренең барлыкка килүенә 30 елдан артык. Бүген Казанда – 34 һәм Чаллыда 35 якташлык җәмгыяте эшли. Һәр районның якташлык җәмгыяте үз төбәге тормышы, нинди милләтләр яшәве, гореф-гадәтләре һәм үсеш юлы үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли, – диде тантанада Татарстанның муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. – Якташлык җәмгыятьләре районнар белщн якташлар арасында нәтиҗәле элемтә булдыра. Соңгы вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә булышу, гуманитар ярдәм җыю, авыр хәлдә калган якташлар белән эшлибез. Якташлар тарафыннан иҗат кичәләре, районның, шәһәрнең, авылларның милли бәйрәмнәре оештырыла, Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлаулар, хәйрия концертлары һәм башка күп чаралар үткәрелә.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Казандагы якташлык җәмгыятьләре арасында – Буа, Чаллыда исә Актаныш якташлык җәмгыяте беренче урынга лаек булды.

Республикадагы якташлык җәмгыятьләре эшчәнлегенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә. “Иң яхшы якташлык җәмгыяте” бәйгесе 2017 елдан бирле үткәрелә. Казандагы бәйге җиңүчеләре – 1,5 миллион сум, ә Чаллыдагылар 500 мең сум акча ала .


Фикер өстәү