Махсус хәрби операциядә һәлак булган Мамадыш егетенең гаиләсенә Батырлык орденын тапшырдылар

Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Мамадыш егете Илназ Хәбибрахмановның гаиләсенә аның Батырлык ордены тапшырылды. Әлеге орден Владимир Путин Указы белән бирелде. Бу хакта Нократ басмасы хәбәр итә. 

Батырлык ордены Мамадыш районы мәдәният йортында тапшырылган. Әлеге чарага мәрхүмнең әнисе Розалия ханым, әтисе Альберт, хатыны Валерия, улы Тамерлан килгән.

Илназ Хәбибрахманов 1998 елда Мамадыш шәһәрендә туган. 2022 елның февралендә Луганск һәм Донецк Халык Республикалары территориясенә разведка ротасы ефрейторы буларак китә.

2022 елның 23 октябрендә Луганск Халык Республикасының Червонопоповка торак пунктында һәлак булган. Аны бер атнадан — 30 октябрьдә, туган җире Мамадышта соңгы юлга озаттылар.


Фикер өстәү