“Редан” шәхси хәрби компаниясенең Казандагы тарафдарлары сәүдә үзәкләрендәге акцияләренең шаярту гына дип атаган

Әлеге хәрәкәтнең Казандагы админы килеп туган хәлне аңлаткан. Бу хакта КazanFirst яза. 

Узган ял көннәрендә социаль челтәрләрдә “Редан” шәхси хәрби компаниясе тарафдарларын массакүләм төстә тоткарлаулар турында мәгълүматлар пәйда булды. Үсмерләр Россиянең төрле шәһәрләрендәге сәүдә үзәкләренә җыелып, шунда ук кыйнарга-тукмарга чакырган. Мондыйларны Казанның Ибраһимов урамындагы “Тандем” сәүдә үзәгендә дә тоткарлаганнар.

25 февральдә “Редан” ЧВК Казандагы тарафдарларының телеграм-каналы оештырылган. Челтәрдә, үзләренең төп максаты, үз идеологиясе – “гопник”ларны, “футбол хулиганнарын” һәм “славян кыяфәтле булмаганнарны” бөтен кеше алдында кыйнау, дигән хәбәр таратканнар.

Соңыннан ЧВКның Казанданы ячейкасында катнашучылар сәүдә үзәкләрендәге акцияләренең шаярту гына булуын, башка мондый хәлнең кабатланмаячагын белдергән.

— Тынычланыгыз. Казанда “реданнар” аз, бу хәрәкәт биредә үсмәячәк, – дип язган хәрәкәтнең Казандагы админы.

Ул шулай ук телеграм-каналның ябылачагын әйткән.


Фикер өстәү