Казанда сәүдә үзәге кафесында үлгән кыз турында яңа мәгълүматлар пәйда булды

Шимбә көнне кичен “Тандем” сәүдә үзәгенең фуд-кортында бер үсмер кыз вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Фаҗига шимбә көнне килеп чыкканлыктан, анда кеше күп булган. Шаһитларның берсе искә төшереп үткәнчә, бу хәл тавыш көчәйткечтән сәүдә үзәгендәге барлык табиблар һәм медицина хезмәткәрләрен ашыгыч төстә фуд-кортка менүләрен сораудан башланган.

“Кичен гаиләбез белән “Тандем”да идек. Нәкъ менә фуд-корт урнашкан өченче катта, чөнки балалар өчен уен мәйданчыгы да биредә урнашкан. Шимбә көн булганлыктан, халык күп. Кинәт кенә ниндидер ыгы-зыгы башланды, кешеләр арлы-бирле йөгерешә башлады. Тавыш көчәйткечтән сәүдә үзәгендәге барлык табиблар һәм медицина хезмәткәрләреннән ашыгыч төстә фуд-кортка менүләрен сорадылар. Берничә тапкыр шундый белдерү ясадылар”, – дип сөйләгән фаҗига шаһиты.

Шуннан соң алар фут-кортта бер-берсенә “тоташтырылган” ике урындыкта үсмер кыз ятуын күреп алган. Кемдер аның кулын тотып, пульсын тикшергән.
“Анда озак тормадык, чөнки медицина хезмәткәрләре түгел без, ярдәм итү хәлебездән килми. Берникадәр вакыттан соң янә шунда мендек. Хезмәткәрләрнең дә, сәүдә үзәгенә килүчеләрнең дә йөзләрендә зур борчу. Хезмәткәрдән нәрсә булуын сораштык. Ул бер үсмер кызның үлүен әйтте. Мәетне алып киткәннәр иде инде. Барысы да, ашаганда берәр нәрсә белән тончыкмадымы икән, дип уйлагандыр, мөгаен. “Тандем”нан чыкканда”, ишек төбендә “Ашыгыч ярдәм”, полиция машиналары тора иде”, – дип искә төшергән шаһит.


Фикер өстәү