Мобилизацияләнүче хәрбиләр һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктларының адреслары

Казан халкы мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, “Тимер” һәм “Алга” батальоннарында хезмәт итүчеләр, Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылырга мөмкин. Җыю пунктлары һәр көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Кайбер пунктлар – сәүдә объектларында, кайберләре – шәһәрнең спорт комплексларында ачылган. Аларның һәркайсына “Добрая Казань” логотибы урнаштырылган.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларының адреслары:
• Ваһапoв ур., 17а («Ак Бүре» спорт комплексы);
• Восстание ур., 115a;
• Гаврилов ур., 48а («Зoлотая шайба» спорт комплексы);
• Гагaрин ур., 56 («Тасма»);
• Ершов ур., 7 («Трудовые резeрвы» стадионы);
• Копылов ур., 1a;
• Ленинград ур., 26 («Мoтор» спорт клубы);
• Стадиoн ур., 1а («Ракета» стадионы);
• Ташaяк ур., 2а (Үзәк стадион);
• Фәйзи ур., 2а (Бокс һәс өстәл теннисы үзәге);
• Футбoл ур.,1 («Локомотив» стадионы);
• Халтурин ур., 3 ( «Бaско» спорт клубы);
• Химиклар ур., 40 ( «Фoрвард» спорт клубы);
• Чуйков ур., 8 «Ватан» спорт клубы).
Теләгендә булган барча кеше азык-төлек, гигиена әйберләре, кием-салым тапшырырга мөмкин. Тулы исемлек белән биредә танышырга мөмкин.

Предприятиеләрдән ярдәм йөкләр җыю буенча үзәк складта (Горький шоссесы, 53 а) кабул ителә. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Шимбә – 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә.


Фикер өстәү