Казанда безнең хәрбиләр һәм Лисичанск халкы өчен ярдәм җыю буенча 17 пункт эшли

Казанда «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына мобилизацияләнгән һәм үз теләкләре буенча киткән хәрбиләр, шулай ук аларның гаиләләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт үз эшен дәвам итә. Алты пункт сәүдә объектлары базасында, калганнары шәһәрнең спорт комплексларында ачылды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Җыю пунктларына озак саклана торган азык-төлек, мәсәлән, консервлар, чәй, кофе, коры һәм ультрапастеризацияләнгән сөт, макароннар, ярмалар тапшырырга була. Шулай ук гигиена кирәк-яраклары да алып килергә мөмкин.

Куртка, пуховик, аяк киеме, футболка, флис эчле тельняшкалар, башлык, оекбашлар һәм башка киемнәр элеккечә үк иң кирәкле әйберләр булып кала. Шулай ук батарейкалар, энә-җеп, фонариклар, канцтоварлар, туристик күбекләр, рюкзаклар һәм термослар да кирәк булырга мөмкин.

Җыю пунктлары Казанның һәр районында бар, барлык пунктларда да «Добрая Казань» билгесе күрергә мөмкин.

 


Фикер өстәү