Донецк һәм Луган өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләргә Казанда җыелган гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 13 тоннадан арткан

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Ростов өлкәсендә Донецк һәм Луган өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләргә гуманитар йөк белән 4 нче фураны җибәрде.

Казанда җыелган гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 13 тонна тәшкил итә. Бу азык-төлек продуктлары белән озак вакытка яраклы ярмалар, шәхси гигиена чаралары, көнкүреш техникасы, урын-җир әйберләре һәм бәдрәф кәгазе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. «Бердәм Россия» нең төбәк бүлеге склады һәркөнне өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым һәм аяк киеме, канцтоварлар, китаплар һәм уенчыклар белән тулылана. Гади татарстанлылар да зур өлеш кертә. Кешеләр бик теләп азык-төлек, балалар ризыгы һәм башка кирәк-яраклар алып килә. Барлык җыелган әйберләр Донбасстан эвакуацияләнгән лагерьларга таратылачак.

 


Фикер өстәү