Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм озаттылар

Сигез фура, 150 тоннадан артык йөк. Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм китте. Машиналарның берничәсендә яңа уку елына дип җыелган күчтәнәчләр дә бар.

Бу – «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге катнашында җыелган гуманитар колоннаның җиденчесе. Гомумән алганда, Лисичанск халык республикасына 1400 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән иде. Бу 97 йөк машинасы дигән сүз.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысасында «Бердәм Россия» һәм «Яшь гвардия» төбәк бүлекләре Татарстан кармагында булган шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар өчен букчалар әзерләде. 70ләп кирәк-ярактан торган 2 меңнән артык тупланма дигән сүз бу. Әлеге җыелмага канцелярия товарлары, дәфтәр, хезмәт һәм сынлы сәнгать дәресләре өчен кирәк-яраклар кергән.

Моннан тыш, Лисичанск халык республикасына 100 тонна төзелеш материаллары да җибәрелгән. Кирәк-яраклар белән «Унистрой» компаниясе булышкан.

Гуманитар ярдәм буларак азык-төлек, кием-салым, көнкүреш химиясе дә җыелган. Бу юлы кирәк-яраклар юнәтү эшендә Баулы, Менделеевск, Аксубай, Лениногорск һәм Кайбыч районнары катнашкан.


Фикер өстәү