Татарстаннан Луганск һәм Донецк Халык республикаларына 148 тонна гуманитар йөк җибәрелгән

14 миллион сумлык 148 тонна гуманитар йөк. Республиканың «Яшь гвардия» хәрәкәте яшьләре «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә Луганск һәм Донецк Халык республикаларына әнә шуның кадәр ярдәм җыйган.

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев сүзләренә караганда, 21 февральдә алар партиянең төбәк бүлеге белән берлектә #БезБергә штабын булдырган.

– Активистлар ярдәме белән анда халыкка иң кирәкле әйберләр, озак саклана торган азык-төлек җыелды. Шул рәвешле Луганск һәм Донецк Халык республикаларына барлыгы 14 миллион сумлык 148 тонна гуманитар йөк озатылды. Бу эштә 500ләп волонтер катнашты. Алар көчләрен дә, вакытларын да кызганмый, әле бүген дә актив рәвештә эшлиләр, – дип сөйләде ул хәрәкәтнең XIV сайлау-хисап конференциясендә.

Республикада коронавирус котырган пандемия чорында да, сайлаулар вакытында да «Яшь гвардия» вәкилләре бик актив булды. Бүген хәрәкәтнең бар районында да бүлекчәләре бар. Җиде ел эчендә егетләр-кызлар 6,3 миллион сумлык грант откан.

– Төрле юнәлештә эш алып барабыз. Безнең егетләр экологик акцияләр уздыра, өмәләрдә актив катнаша. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлешендә дә зур эш алып барыла. Тарихи хәтерне саклау максатыннан «Иске Казан» проекты эшләдек. Аның нәтиҗәсе буларак, Казандагы һәр тукталышта башкала тарихы чагылган элмә такталар пәйда булды. Ел саен Җиңү паркында уздырылган «Җиңү шәме» акциясе дә шул максатны күздә тота, – ди Динар Бариев.

Конференциядә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Яшь гвардия» вәкилләренә яшьтәшләре арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген дә искәртте. Парламент башлыгы фикеренчә, килеп туган вазгыятьтә дус булмаган илләрнең яшьләребезнең башын бутарга маташулары да бик мөмкин.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада «Яшь гвардия» хәрәкәтенә нигез салынганнан бирле әйләнә-тирәлекне саклау, ватанпәрвәрлек кебек мөһим юнәлешләрдә бик зур проектлар тормышка ашырылуын да билгеләп үтте. Парламент башлыгы яңа территорияләргә, бигрәк тә Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм җибәрүне хәзерге катлаулы вазгыятьтә башкарылучы иң мөһим эшләрнең берсе дип атады.

– Алар бу ярдәмне зур өметләр белән көтә. Ник дигәндә, безнең республикадан һәрчак кием-салым, дару, азык-төлек кебек иң кирәкле әйберләр килә. Күпмилләтле Татарстан халкының, бигрәк тә яшьләрнең кеше кайгысына битараф калмавына, һәрчак ярдәм итәргә әзер торуына сокланам. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк бүлеге активистлары эшләгән #БезБергә штабының бу изге эшкә керткән өлеше әйтеп бетергесез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр барлыгын искәртте.

– Теләсә кайсы оешма үсәргә, үсештә булырга тиеш. Татарстандагы «Яшь гвардия» хәрәкәте дә алга барырга тиеш. Форсаттан файдаланып, шуны да искәртәсем килә: республикада инде икенче ел рәттән яшьләр сәясәтен тормышка ашырган оешмалар арасында социаль әһәмиятле проектлар бәйгесе уздырыла. Аның гомуми фонды 50 миллион сум тәшкил итә, – дип белдерде министр.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү