Марат Кәбиров: «Кайсыгызның әнисе ул? Кайтып әйләнеп килегез әле яныннан»

Җомга саен ул телефоннан шалтырата. Шалтырата да исәнлек-саулык сораша. Килен ни хәлләрдә, балалар исән-иминме ди. Шуннан мине шелтәләп ала:

— Бу атнада да кайтмыйсызмы? Шул бетми торган эшегез булды инде. Хет шалтыратып хәл белешер идегез.

Мин җавап бирмим. Ни дип әйтергә дә белмим. Ә ул дәвам итә:

— Газинурның да кайтканы юк. Оныкларны күрмәгәнгә биш былтыр булып килә. Эш дигән булып чабасыз да чабасыз. Мине уйлап та бирмисез. Үзегез өлкәнәйгәч, аңларсыз әле менә. Әни кеше көтә ул. Олыгайган балалары өчен дә өзгәләнә.

Мин тагын аптырабрак калам. Газинурны минем күргәнем юк. Хәлләрен белеп торам. Ул Казанда яши. Ике кызы бар. Берсе быел мәктәпне тәмамларга тиеш, икенчесе студент. Кайсы вузда икәнен генә әйтә алмыйм.

— Газинур хет ике атнага бер булса да шалтыратып хәл белешеп тора әле, ә син бөтенләй оныттың, — дип дәвам итә ул, — Үзем эндәшмәсәм, койрыгыңа да элмисең. Кайчагында телефоныңны да алырга иренәсең. Әллә вакытың булмый, әллә кәефең. Килен белән әйбәт торасызмы соң?

— Әйбәт, аллага шөкер, — дим.

— Ансы ярый инде, — аның тавышына елмаю кунгандай була, — Әйбәт торыгыз. Эшләрегез гел уңышлы булсын. Дөньясы да әллә нишләбрәк китте бит. Ул әйберләрнең кыйбатлыгы хәзер. Шәһәрдә дә шулай микән инде, безнең авыл кибетендә бигрәк кыйммәт. Миллионерлар авылы диярсең. Шулай булгач, сезне дә гаепләп булмый инде, гаиләне яшәтергә, балаларны аякка бастырырга кирәк.  Мәшәкатьле, тыңгысыз дәвер бит. Исән-сау гына яшәгез инде.

— Рәхмәт! — дим мин чын күңелдән. — Үзегез дә исән-сау булыгыз.

Сөйләшүнең болай гына тәмамланмасын мин белеп торам. Беренче кат кына түгел. Атна саен диярлек шулай шалтырата ул. Озак кына сөйләшеп алабыз. Беренчесендә “Сез ялгыш шалтыратасыз, апа. Яңадан җыеп карагыз әле,” — диюемә дә карамыйча үзенекен сөйли башлады. Олы кешеләрдә сабыйларга хас бер эчкерсезлек, ихласлык бар бит ул. Бу да үзенең сөйләвенә, минем тыңлавыма тулы ышаныч белән сөйли. Якын күреп аралаша. Шулай булгач, тыңламыйча калалмыйсың бит инде. Ара-тирә сүз кыстырып та аласың. Шул рәвешле без атна саен сөйләшә торган булып киттек.

— Сәламәтлегем начарланыбрак тора әле. Даруларның да ярдәме тими, — дип моңсулана аннан соң, — Ат бәясенә саталар, бет кадәр дә файдасы юк. Элек бер дә алай булмый торган иде. Ярты таблетка аспирин да терелтә торган иде. Хәзер әллә алдап кына саталар ул.  Бүген дә төн буена йоклый алмадым. Аяк-куллар сызлап чыкты. Сөйләсәң сүз инде ул, сөйләмәсәң эт тә белми. Ярый, балам, үзегез сау-сәламәт булыгыз инде. Сакланыбрак йөрегез. Син бигрәк  үзеңне карый белмисең. Яшьтән үк шулай булдың. Үзең аңламасаң киленгә әйт, яланбаш йөртмәсен сине, җылы оекбашыңны кидерми урамга чыгармасын. Бер-берегезне саклап яшәгез. Яшьлектә кызурак буласың да олыгайгач искә төшә ул. Адәм баласының бергә гомер иткән үз парыннан да кадерлерәк кешесе булмый. Юкка гына ходай парлы итеп яралтмаган бит инде. Әйбәт яшәгез балам, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез.

Мин шушындыйрак сүзләрен һәр сөйләшү саен ишетәм. Ишеткән саен нәрсәдер аңлаган шикелле булам. Шуңа ихлас күңелдән, үз әниемнең сүзләрен тыңлаган кебек тыңлыйм. Ул мине үзенең улы дип уйлый бугай. Ә мин аны гомергә бер тапкыр да күргәнем юк. Кайсы яктан булуын да, кем икәнен дә белмим. Шулай да тыңлыйм. Сөйләшүне өзсәм, өметен өзәрмен кебек тоела.

Кайсыгызның әнисе ул? Кайтып әйләнеп килегез әле әниегез яныннан. Кайталмасагыз, үзегез шалтыратыгыз әле. Сөендерегез бер. Күңеле күтәрелеп, адымнары җиңеләеп китсен. Ул сезне картайган көнендә минем белән сөйләшеп ятыр өчен үстермәгәндер бит инде.

Марат Кәбиров

Фото: centrzaboty.ru


Фикер өстәү