Биләүсә дә кирәк: Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

«Тормыш дәвам итә». Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм китте. Бу юлы машиналарда нарасыйлар өчен кирәк-ярак та бар.

Гуманитар йөк төялгән фуралар «Игелекле Казан» фонды белән берлектә Казан башкарма комитеты тарафыннан әзерләнгән. Унынчы мәртәбә җибәрелә торган ярдәмнең күләме – 85 тонна. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә бу юлы төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе, махсус киемнәр, китаплар, моннан тыш, яңа туган сабыйлар өчен кирәк-ярак алып киттеләр.

– Казанда яшәүчеләргә һәм эшмәкәрләргә битараф булмаулары өчен рәхмәт. Бу юлы без беренче мәртәбә яңа туган балалар өчен ярдәм җибәрәбез. Тормыш дәвам итә. Лисичанскида һәм Рубежныйда яшәүчеләр, биләүсә, подгузниклар һәм сабыйлар өчен башка кирәк-ярак табу авыр, дип, безгә мөрәҗәгать итте. Ярдәм итә алуыбызга шатбыз, – ди Казан мэры Илсур Метшин.

Нарасыйлар өчен меңләп махсус мендәр, 700ләп юрган, 300ләп бәйләнгән оекбаш, баланы төрү өчен махсус келәмнәр, кием-салым әзерләп җибәргәннәр. Бу ярдәмне җыярга Казанның «Игелек кыл» хәйрия фонды ярдәм иткән.

Фото: kzn.ru

Узган елның ноябреннән бирле Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә казанлылар һәм эшмәкәрләр тарафыннан җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 1100 тоннага җиткән.

 


Фикер өстәү