«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе турында: «Үз казаныңда гына кайнау дөрес түгел»  

Балалар өчен «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе быел унынчы тапкыр уздырыла. Бәйгегә нинди үзгәрешләр кертмәкчеләр? Оештыручыларны, жюри әгъзаларын нәрсә борчый? Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.  

Билгеле булганча, бәйгедә рус һәм татар телләрендә иҗат итүче 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша. Алардан проза, поэзия, эссе яки тәрҗемә номинацияләре буенча әсәрләр кабул ителә. Узган елда яңа «НЕФОРМАТ» номинациясе дә өстәлгән. Биредә катнашучылар төп номинацияләргә эләкмәгән комикс, фанфик, пародия, пьеса форматында язылган эшләрен җибәрә алалар.

– Республикада яза, уйлый, конкурсларда катнаша һәм киләчәктә телевидение, радиода эшләячәк, китаплар язачак балалар булуын һәм аларның үсүен телибез. 10 ел эчендә бәйгедә 8500 меңнән артык укучы катнашты. Моңа Россиянең барлык диярлек төбәкләре һәм дөньяның 30га якын иле керә, – дип сөйләде бәйгене оештыручы «Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Гөлшат Вәлиева.

Бәйгенең соңгы этабы ноябрьдә Казанда әдәби смена форматында узачак. Анда 100 катнашучыны сайлап алачаклар.  Гран-при ияләренә бәйгенең символы – Бәллүр ябалак, ә 30 җиңүчегә электрон планшетлар һәм китаплар тапшырылачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков фикеренчә, республикада әдәби бәйгеләр бик аз.

– Әгәр без телебезне популярлаштыру турында сөйләшәбез икән, бу юнәлештә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә телибез икән, мондый бәйгеләр күп һәм сыйфатлы булырга тиеш. «Глаголица»ның 10 еллык тарихы, халыкара статусы бар. Бу очракта ул безгә үрнәк бәйге булып тора. Тик күп балалар аның турында белми. Иҗат белән кызыксынган балаларга бәйге турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерергә тырышабыз, – дип сөйләде ул. – Үз казаныңда гына кайнау дөрес түгел. Ел саен ниндидер үсеш булырга тиеш. Безнең министрлыкның 10 ел дәвамында барган «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе бар. Монда, бәлки, көчләрне берләштерү турында сөйләргә кирәктер. Аерым-аерым булмый. «Глаголица», «Илһам»  –  алар икесе дә бренд. Бу юнәлештә безгә күбрәк аралашырга, киңәшләшергә кирәк. Беребез бер, икенчебез икенче якка тартып йөрү дөрес түгел. Ул тулы канлы бер хәрәкәт булырга тиеш. Телебезне үстерү юнәлешендә көчләрне берләштерергә кирәк.

«Безнең өчен иң мөһиме – иҗадилык». Шагыйрь, бәйгенең жюри әгъзасы Рифат Сәлах әнә шулай диде.

– Бик талантлы, яхшы язучы егетләр-кызлар бар. Безгә иҗади куәс, дөньяны үзенчә, аның гүзәллеген күрә белә торган балалар кирәк. Тик алар үз темаларына язсыннар: мәхәббәт, табигать, үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында. Белмәгәннәренә алынмасыннар, – диде ул.

Язучы, бәйгенең жюри әгъзасы Галимҗан Гыйльманов та иң зур игътибар иҗади эш процессына биреләчәге турында әйтте.

– Конкурска беренче җибәргән шигырь ул әле бәяләнми. Чын-чынлап бәя бирү әдәби лагерьда башлана. Балалар бер атна буе әдәби укулар, практикумнар, остаханәләр уза. Без аларны әсәрләр яздыртып карап, алар өстендә эшләргә, эшкәртергә, үзләренең фикерләрен белдерергә өйрәтәбез. Иң мөһиме – әдәбиятның нигезе, җаны булган образлылыкка якын килергә. Бик йомшак кына шигырьләр белән килгән балалар да кайчакта шулкадәр матур һәм эчтәлекле шигырьләр һәм хикәяләр язып куялар, – дип сөйләде язучы.

Галимҗан Гыйльмановны соңгы елларда Казан мәктәпләреннән катнашучыларның аз булуы да борчый.

– Шәһәр мәктәпләреннән бик аз, берән-сәрән генә киләләр. Кайсы елларны бөтенләй дә булмый. Әдәбият укытучыларының әнә шул мәсьәләгә игътибарын юнәлтергә иде. Балага ярдәм итеп шигырь яздыртып кую гына түгел, ә шул шигырьнең бөтен асылын, образлылыгын шәрехләп, аңлатып безгә җибәрсеннәр иде,  – диде ул.

Премиягә эшләр 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

 

 


Фикер өстәү