Рөстәм Миңнеханов инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча бурычларны санады

Татарстан бишенче ел рәттән инвестицион климат торышы буенча Илкүләм рейтингта икенче урынны саклап кала. Әмма төбәк әлеге казанышларда туктап калырга җыенмый. Хөкүмәт йортында «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Министрлар Кабинетының һәм Координация советының уртак утырышында әнә шундый фикер әйтелде.

Видеоконференцияне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Росатом» җитештерү системасы» җәмгыяте проекты җитәкчесе Дмитрий Репьев, Татартан Рәисе Администрациясе һәм Татарстан Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Алексей Песошин әйтүенчә, республика позицияләрен яхшырту өчен резервлар һәм юнәлешләр бар. Төп бурычларның берсе – барлык тәкъдимнәрнең һәм үзгәрешләрнең инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итүе. Билгеле булганча, республикада «Үтәли инвестицион агым» проекты дәвам итә. Эш инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда кирәкле төп процедураларны оптимальләштерү өчен 9 алгоритм буенча алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов «Үтәли инвестицион агым» проектын уңышлы тормышка ашыру һәм инвесторларга уңайлы шартлар тудыру өчен берничә бурычны үтәргә кирәк булуын ассызыклады.

– Бу, беренче чиратта, квалификацияле кадрлар әзерләү, төгәл регламентларны билгеләү һәм үтәү; махсус җир кишәрлекләре әзер булырга һәм инвесторга тапшырылырга тиеш. Болар барысы да инвесторлар белән эшне тизләтәчәк. Нигездә, бу юнәлешләрдә эш оештырылган. Регламентларны катгый рәвештә үтәү генә кирәк. Без реаль нәтиҗәләрне көтәбез, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Үтәли инвестицион агым» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, хакимият органнарына һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга эшкә җитди карарга кирәк. Эшне җайга салуны Татарстан Икътисад министрлыгы дәвам итәчәк.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Казан дәүләт энергетика университеты проректоры Ирина Әхмәтова фикеренчә, әлеге проектлар, беренче чиратта, халыкка уңай шартлар булдырылсын өчен тормышка ашырыла.

– Әлеге проектларда энергетикага бик зур урын бүлеп бирелгән. Аерым алганда, технологик тоташтыру, электр җылылык челтәрләрендәге аварияләрне төзәтү, яңа объектларны тоташтыру буенча эшләрне күпкә җиңеләйтү өчен каралган, – диде ул. – Шуңа күрә бу проектларның барысы да беренче чиратта халык өчен эшләнә. Татарстан бу проект белән ярты еллап шөгыльләнә инде. Бездән кала Россиянең башка төбәкләре дә проектны тормышка ашыра. Мин «Умный город» проекты турында да әйтеп узар идем. Монда рейтинг цифрлы кабул итүләр буенча алып барыла. Анда да энергетикага кагылышлы зур блок бар. Быел республиканың ике шәһәре – Казан һәм Алабуга лаеклы номинацияләрдә өченче урыннарга лаек булды. Казан Россиянең бары тик ике зур шәһәрен генә алга җибәрде. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Шундый саллы проектларда үзебезне күрсәтә алабыз икән, димәк, «Нәтиҗәле төбәк» проекты да Татарстан өчен яхшы күрсәткеч булачак.


Фикер өстәү