19 яшьлек егет сөйгәнен коткарганда үзе суга батып үлгән

Ярославль өлкәсенең Ростовский районында 19 яшьлек егет сөйгән кызын коткарганда үзе суга батып үлгән. Бу хакта Ярославль.онлайн хәбәр итә.

13 августта Стрелы авылы янындагы Которосли елгасына яшьләр ял итәргә бара. Танышлары әйтүенчә, егет белән кыз суга керәләр дә кыз бата башлый. Егет кызны коткара, тик үзе су төбенә китә.

Егетнең танышлары сөйләвенчә мәрхүмнең сөйгәне – район депутаты кызы булган.

9 балалы депутат егетнең гаиләсенә акчалата ярдәм итәргә атлыгып тормый. Журналистлар элемтәгә чыккач «Суда батучыларны коткарган өчен» медале бирү җаен караячагын әйткән.


Фикер өстәү