Татарстанда бер ир 6 балыкчыны коткарган: “Бата-чума торуларын, кул болгауларын күреп алуга, шулар янына ыргылдым”

Узган атнада Мамадыш районында Нократ елгасында аздан гына бик зур фаҗига булмыйча калган. Балыкчылар утырган көймә суга капланган. Алты кеше суга бата башлаган.

Ярый әле, коткару жилетлары булган. Ләкин ярга йөзеп чыгарга балыкчыларның хәле инде калмаган, дип яза “КП-Казань”.

Бу вакытта МЧСның 5нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәре Владимир Сергин да үзенең ял көнендә Чулманда моторлы көймәсендә балык тотып утырган. Ул Пески бистәсе яныннан узып барганда, елганың икенче яры буйлап кызгылт-сары төстәге әйберләрнең йөзеп баруын күреп алган. Владимир моның коткару жилеты кигән кешеләр икәнлеген, аларга ярдәм кирәк булганлыгын аңлаган.

“Суда бата-чума торуларын, кул болгауларын күреп алуга, шунда ыргылдым. Ярдан 40 метр чамасы ераклыкта әйләнеп капланган көймәне һәм суга батучы бер төркем кешене күреп алдым. Якынрак килеп, һәркайсын аерым-аерым тартып чыгара башладым”, – дип сөйләгән басма хәбәрчесенә Владимир Сергин.
Коткаручы искә төшереп үткәнчә, башта ул берничә кешене судан тартып чыгарган һәм, үзенең көймәсенә утыртып, яр буена китереп куйган. Шуннан, асты өскә әйләнгән көймә янына килеп, аның арткы өлешенә тотынып калган көймә хуҗасын коткарган.

Соңыннан бер балыкчының Мамадыш ягына таба йөзүен күреп алган. “Кая бара бу?!” – дип уйлап алган 20 еллык эш стажына ия булган коткаручы, һәм шундук аның янына ыргылган. 60 яшьләр тирәсендәге ир, күрәмсең, куркудан шулай кая барырга белми йөзгән… Владимир аны көч-хәл белән судан тартып чыгарып, көймәсенә утырткан. Ир шуның кадәр авыр гәүдәле булган…


Фикер өстәү