Татарстанда су басуның икенче дулкыны булырга мөмкин.

Татарстанда су басуның икенче дулкыны булырга мөмкин. Кече суднолар буенча республиканың баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов журналистлар белән очрашуда шулай дип кисәтте.

– Су басуның иң югары ноктасын уздык. Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Нократ, Иж елгаларында су күтәрелгән. Калган сулыкларда кими төште. Шулай да су басуның икенче дулкыны булырга мөмкин әле, – диде Юрий Венедиктов.

Сулыклардагы бүгенге вазгыятьне катлаулы дип бәяли ул. Аларда боз кисәкләре белән беррәттән ботак, бүрәнә, үсемлек калдыклары ише чүп-чар да җитәрлек. Димәк, аларга бәрелеп, фаҗигагә тару куркынычы да арта. Барыннан да бигрәк көймә белән суда йөзәргә яратучылар колагына әйтелгән сүз бу.

– Ел саен апрельнең егермеләрендә кешеләрнең көймәдән суга егылып төшеп үлү очраклары күзәтелә. Аларның коткару жилетлары да булмый, билгеле. Яр буенда һава сулап йөрергә яратучылар да сак булсын иде. Язгы чорда салкын елгага егылып төшеп, батып үлү куркынычы да бермә-бер арта. Шуңа күрә махсус җиһазландырылган, койма белән уратып алынган яр буйларында гына йөрергә кирәк, – ди белгеч.

Узган ел Татарстанда кече суднолар катнашында 10 фаҗига килеп чыккан. Аларда сигез кеше үлгән. Җидесенең гомере – судно каплану, тагын берсенеке суднолар бәрелешү аркасында өзелгән. Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, бу фаҗигаләр барысы да куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү аркасында килеп чыккан. Әйтик, узган елгы навигация чорында барлыгы шундый 1,2 мең закон бозу очрагы теркәлгән. 545 судно йөртүче пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән өчен җавапка тартылган. Аларның күбесе су буйлап хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган, исерек килеш судно йөрткән, коткару жилетлары булмаган.

– Шәхси коткару чараларын дөрес итеп кияргә кирәк. Ул аны кигән кешенең буена, гәүдә авырлыгына туры килергә тиеш. Көймәдә чакта мондый жилетларны кимәгән өчен 15–20 мең сум күләмендә штраф яный, – ди Венедиктов.

Быел яз гадәттәгедән шактый иртә килеп, җир өстендәге кар-бозларны тиз арада эретеп тә бетерде. Боз аеруча нык эрегән 23 март – 2 апрель аралыгында республика сулыкларында сигез гадәттән тыш очрак теркәлгән. Аларда 25 кешене коткарып калганнар.

22 апрельдән Иделдә навигация чоры башланачак. Кама елгасында ул 25 апрельдән башланыр дип көтелә. Паром кичүе исә 6 апрельдән соң ачылыр дип вәгъдә иттеләр.

Динә Гыйлаҗиева

 

 

 


Фикер өстәү