Быел республика сулыкларында җәйге чорда 68 кеше батып үлгән

Җәен суга батып үлүчеләр арасында 9 бала да бар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Күңелсез очраклар тагын да күбрәк булыр иде. Коткаручылар 23 кешегә вакытында ярдәм итә алган.

– Ел башыннан Татарстан сулыкларында 107 күңелсез хәл булды. 86 кеше батып үлде, 32 кешене коткарып калдык. Узган ел бу чорда 109 очрак теркәлеп, 89 кешене югалткан идек, – ди дәүләт инспекторы.– Үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тиешсез урында су коену тора. Икенче сәбәп – биеклектән егылып төшү. Шулай ук коткару жилетлары кимәү аркасында батучылар бар. Су коенырга ярамый дигән килеш тә, кешеләр бу урында ял итә, су керә.

Халыкны ничек тыңлатырга? Сер түгел, инде газетада язмышларын бәян иткән кешеләр арасында да бер кемдә коенмаган сулыкларга кереп батучылар бар. Никадәр сөйләп торсак та, су үзенә тарта. Коткаручылар суда үлүчеләр санын киметер өчен кулдан килгәнне эшлибез, ди. Республикада 2020-2021 елларда республикада 14 яңа пляж төзелгән. Су янәшәсендә ял итә торган 7 урын коткару постлары белән тәэмин ителгән. Киләсе елда республика районнарында 13 пляж сафка басачак.

Журналистлар Юрий Венедиктовтан кайчан сулыкларны боз каплар дип тә сорадылар. Аның фикеренчә, боз катламы ноябрьнең өченче атнасында барлыкка киләчәк. Инде алар балык тотучыларны кайгырта да башлаганнар. Балыкчылар күпләп җыелган сулыклар тирәсендә коткару постлары булачак. Республикада 10 урында коткаручылар эшләячәк.

– Боз катып өлгермәгән килеш суга керүчеләр күп. Көзге чорда су астына китүчеләр дә бар. Коткару постлары алар өчен дип куела. Ул урыннар Лаеш, Кама Тамагы, Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Минзәлә, Яшел Үзән районнарында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү