Татарстан сулыкларында 7 кеше баткан

Ике атна эчендә республика сулыкларында җиде кеше баткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 19 фаҗига булган, узган елның шушы ук вакытында аларның саны 29га җиткән. Һәлак булучылар арасында ике бала да бар.

«Еш кына кешеләр су коенырга ярамаган җирләрдә бата. Шул сәбәп белән быел биш кеше һәлак булды. Калган өч кешене, шул исәптән бер яшүсмерне коткарып кала алдык», — диде Юрий Венедиктов.

Венедиктов әти-әниләргә балаларны караучысыз сулыкларга җибәрмәскә кушты. Ул 27 майда Яшел Үзәндә булган хәлне дә искә төшерде. 13 яшьлек үсмер су янында басып торганда кесәсеннән акча төшереп җибәргән. Шуны үрелеп алырга теләгәндә суга егылып төшкән. Бала судан йөзеп чыга алмаган.

 


Фикер өстәү