15 яшьлек кызны бишенче көн эзлиләр

Башкортстанның Бәләбәй районы, Знаменка авылында бишенче көн 15 яшьлек Карина Хаҗикарамованы эзлиләр.

31 мартта кыз туган авылындагы йортыннан чыгып китә һәм югала. Авылдашы соңгы тапкыр аны егете белән күрүләрен әйтә.

— Мин аның исемен генә беләм, Влад. Кайда яшәгәнен белмибез. Хәзер Каринаны бөтен район эзли, полиция хезмәткәрләре тирә-якны тикшерә. Мин аның белән бер мәктәптә укыдым, ул тыныч кыз иде. Ни өчен югалганын әйтү кыен, бәлки, әти-әнисе белән талашкандыр… — дип сөйләгән Каринаның авылдашы.

Кызны күрүчеләр булса полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фикер өстәү