Казанда КНИТУ-КАИ укытучысына ришвәт алган өчен җинаять эше кузгатылган

Доцент хатын-кыз диплом язып биргән өчен һәм әйбәт билге куйган өчен студентлардан 440 мең сум күләмендә ришвәт алган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казан илкүләм-тикшеренү-технологик университетының “Икътисад һәм җитештерүне идарә итүне оештыру” кафедрасы доцентына карата “Ришвәт алу” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 42 яшьлек укытучы 2015 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәрге чорда, түләүле бүлеккә кергән, ләкин уку йортына йөрмәгән өч студенттан диплом язып биргән өчен һәм әйбәт билге куйган өчен ришвәт алган. Ришвәтнең гомуми күләме 440 мең сум тәшкил иткән.

Гаепләнелүче җинаять кылуга катнашы булуын таныган. Хәзер аңа читкә чыгып китмәү шарты куелган. Тикшерү алып барыла, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү