Казанда студентларына диплом язып биреп 440 мең акча эшләгән доцентка карата җинаять эше кузгатылган

Хатын-кыз укытучы диплом язып биргән өчен һәм әйбәт билгеләр куйган өчен студентлардан 440 мең сум акча алган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетының “Икътисад һәм производство идарәсен оештыру” кафедрасы доцентына карата “Ришвәт алу” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 42 яшьлек хатын-кыз 2015 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр, түләүле нигездә укырга кереп, вузга йөрмәгән өч студенттан диплом язып биргән өчен һәм әйбәт билгеләр куйган өчен ришвәт алган. Законсыз рәвештә укытучы кулына кергән акчаның гомуми күләме 440 мең сум тәшкил иткән.

КНИТУ-КХТИ доценты үз гаебен таныган. Хәзер аңа беркая чыгып китмәү таләбе куелган. Тикшерү бара, килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү